Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Каникуллар файдалы узды

Районда, тулаем алганда, 958 баланың җәйге ялы оештырылган.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев җитәкчелегендә бүлек җитәкчеләре белән атна саен уздырыла торган киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова чыгыш ясады. Ул 2012 елда балаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру, аларны сәламәтләндерү һәм мәшгульлекләре турында мәгълүмат бирде. Аның сүзләре буенча, балаларның ялы көндезге мәктәп яны лагерьларында, мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьларында, "Дубравушка" бистә читендәге сәламәтләндерү лагеренда, "Гайдарка", "Топольки" ишегалды мәйданчыкларында, балалар паркында, "Горизонт" палатка лагеренда, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча лагерьларда һәм Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча сәламәтләндерү лагерьларында һәм шифаханәләрендә оештырылган.
Белалова хәбәр иткәнчә, барлык сәламәтләндерү лагерьлары да лагерьны эксплуатацияләүгә кабул итү актларына һәм производство контролен уздыру турындагы килешүләргә ярашлы эшләгән.
Җәйге каникуллар чорында халык мәшгульлеге үзәге аша 14 яшьтән 18 яшькә кадәр 173 яшүсмер вакытлыча эшкә билгеләнгән. Балигъ булмаган балалар комиссиясендә исәптә торган 11 укучыдан алтысы мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылган, бишесе Мамадыш районының "Звездный десант" палата лагеренда, бишесе - "Дубравушка" балалар-сәламәтләндерү лагеренда ял иткән. Балалар иҗаты үзәге тарафыннан 200дән артык баланың ялы оештырылган. Мәгариф министрлыгы линиясе буенча профиль лагерьларга 14 бала җибәрелгән, анда алар уку дисциплиналарында үзләренең белем дәрәҗәләрен күтәрә алганнар. "Дубравушка"да 268 бала ял иткән.
Киңәшмә барышында йорт яны территорияләрен төзекләндерү мәсьәләсе каралды. Бүгенге көндә, диелде киңәшмәдә, биш ишегалдында эшләр дәвам итә. Шулай ук автомобиль кую өчен урыннарны чуерташ белән каплау планлаштырыла. Нуриев билгеләп узганча, эшләр инде тәмаланган ишегалларына йөк транспортының керүен булдырмау мәҗбүри. Бу максаттан, дип ассызыклады ул, ишегалларында керү урыннарында кисәтү билгеләрен урнаштыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев