Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Мөһим сораулар күтәрелде

Дүшәмбе иртәсендә узган киңәшмәдә баш табиб вазифаларын башкаручы Ринат Фатыйхов эш яшендәге гражданнарның үлеме буенча чыгыш ясады, 2011 нче елның шушы чоры белән чагыштырды.

Агымдагы елда эш яшендәге 50 кеше үлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 6% күбрәк (узган ел - 47 кеше). Әлеге үлемнәрнең төп сәбәбе - кан әйләнеше органнары авырулары. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары - 42%, онкология - 6%, сулыш органнары - 8%, тышкы сәбәпләр аркасында үлүчеләр саны - 24% һәм башка чирләр - 20% тәшкил итә. Р. Фатыйхов әйтеп узуынча ми инсультыннан үлүчеләр саны арткан. Шулай ук әлеге үлүчеләрнең 50 проценты алкоголь, наркотиклар белән кызыксынган кешеләр. Эш яшендәге 50 кешенең бары 16 сы гына эшләгән булып саналган.

Агымдагы елның 11 январеннән 31 июленә кадәр районның 11 оешмасында медицина тикшерүе үткәрелгән. Күзәтүләргә караганда, 561 тикшерү узган кешедән бары тик 248 (44%) кеше генә тулысынча сәламәт дип табылган. 158 кешедә, ә бу 28% тәшкил итә - йөрәк-кан тамырлары авырулары, ә 19 кешегә (33%) гомумән "яраклы" дигән диагноз куелмаган.

Утырыш барышында, шулай ук, Ютазы муниципаль районы район кулланучылар җәмгыяте рәисе Радик Гайнетдинов укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү турындагы сорауны яктыртты. Аның сүзләре буенча агымдагы елдан бистә мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына да район кулланучылар җәмгыяте хезмәт күрсәтәчәк. Бер баланы бер көнгә кайнар аш белән тәэмин итү өчен бюджеттан 6 сум 78 тиен бүленә һәм ата-аналар керткәннән 12 сум 50 тиене алына, шулай итеп баланы бер көн ашату 19 сум 28 тиенгә төшә. Район җитәкчеләренең сүзләре буенча рационга күбрәк ит, сөт ризыклары кертергә, колбаса ише ризыкларны рационнан алырга, дигән теләкләр җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев