Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Мөрәҗәгатьләр саны кимегән

2012 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, гражданнардан 498 мөрәҗәгать кергән, бу исә, узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, 16,4 процентка азрак.

Бу турыда район башлыгы Р. Нуриев рәислегендә узган атна саен уздырыла торган бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләре белән киңәшмәдә беркетмәләр бүлеге начальнигы Л. Мөхәммәтҗанова хәбәр итте. Ул, аерым алганда, интернет-кабул итү аша 43 мөрәҗәгать кергәнен билгеләп узды. Шуларның 69 проценты уңа хәл ителгән. Мөхәммәтҗанова сүзләре буенча, коллектив мөрәҗәгатьләре арткан, аларның саны - 79. Күпчелеге - Урыссу бистәсеннән, иң азы - Бәйрәкә авылыннан. Халык күпчелек рәвештә коммуналь-көнкүреш өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү сорауларын күтәргән, алар 26,9 процент тәшкил иткән, халыкны социаль яклау сораулары - 18,07 һәм торак сораулары. Районда яшәүчедән бер сорау "Халык контроле" системасы буенча бирелгән, urussuvopros58@mail.ru (сәламәтлек саклау) сайтына 13 сорау килгән, торак-коммуналь хуҗалык - 19 системасы буенча һәм волонтерлар аша хезмәтләргә өч сорау адресланган.
Бүгенге көнгә 41 мөрәҗәгать контрольдә тотыла. Алар күпчелек рәвештә төзекләндерүгә, йортларны ремонтлауга һәм тупылларны кисүгә кагыла. Агымдагы елда район җитәкчелеге, бүлекләр һәм хезмәтләр адресларына район халкыннан 15 рәхмәт сүзе килгән.
Халык сорауларына җаваплар вакытында бирелә, дип яңгырады киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев