Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Нәтиҗә сыйфатка бәйле

Агымдагы елда спорт сезоны йомгаклары һәм киләсе елга хәзерлек соравы буенча яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ф. Нәбиуллин чыгышы тыңланды.

Үтеп баручы елда спорт ярышлары, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк уздырылган. Шулай булгач, билгеле, анда катнашучылар саны да арткан. "Әле бу эшнең беренче этабы, - дип белдерде чыгыш ясаучы, - киләсе этап - сыйфатка күчү. Нә-тиҗәләр кеше сәламәтлеген яхшыртуда, разрядчылар саны үсүдә, спорт мастерына кандидатлар артуда чагылырга тиеш". 2011 елда спорт чараларын үткәрүгә район бюджетыннан 1 035 000 сум акча бүленгән, бу исә 2010 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк. Спортны үстерүгә агымдагы елның беренче ярты еллыгында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан бүленгән акчага 415 164 сумлык җиһаз һәм инвентарь сатып алынган. Район бюджетыннан бирелгән 99 мең сумга район чаңгы җыелма командасы өчен экипировка һәм спорт инвентаре булдырылган. Икенче ярты еллыкта исә бу максатка министрлык тарафыннан 152 641 сум бирелгән. Гомуми сумма барлыгы 666 805 сум тәшкил итә. Фәнис Нәбиуллин сүзен дәвам итеп, киләсе елда спартакиада Программасына кертелгән спорт төрләрен санап узды.
Киңәшмәдә районда оператив торышның тотрыклылыгы билгеләнде.
Башкарма комитет җитәкчесе Р. Нуриев контрольдә алынган сорауларга тукталып узды. Үт-кән атна шимбәсендә "Дубравушка" лагеренда чаңгы базасы ачылуын билгеләде, яңа ел бәй-рәменә хәзерлек алып бару, күп фатирлы йортларга капремонт башлау сорауларын күтәрде. Каразирек, Акбаш авылларына автобуслар маршрутына тукталып, пассажирлар санын тәэмин итү зарурлыгын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X