Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Р. Нуриев: “Сорауларны бергә чишәргә кирәк”

Шушы көннәрдә район башлыгы вазифаларын башкаручы эш кабинетында иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән түгәрәк өстәл артында очрашты.

Традицион очрашуны Рөстәм Нуриев авыл хуҗалыгы, төзекләндерү, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләргә кагылышлы район тормышына кыскача йомгактан башлады. Соңгы өлкәгә килгәндә, алда узган очрашуларның берсендә район сайтында медицина сорауларына багышланган аерым рубрика булдыру соравы күтәрелгән иде. Июнь башында urussu58vopros@mail.ru электрон почта адресы булдырылды. Анда район халкы хатлар, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча шикаятьләр, киңәшләре белән хатлар җибәрә алалар. Әмма, дип билгеләп узды Рөстәм Мидхәт улы, бер генә хат та кермәде, хәлбуки ул район сайтын һәр көнне карап торса да. "Сорауларны бергә чишәргә кирәк. Шуңа да мин сезне муниципалитет белән активрак хезмәттәшлектә булырга чакырам, чөнки медицина хезмәте сыйфаты турыдан-туры шуңардан тора. Сез аноним хатлар да яза аласыз. Мөһиме - хокук бозулар һәм тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтмәү фактлары турында хәбәр итү. Ә минем бурычым һәр билгеле очрак буенча медперсонал белән эшләүдән гыйбарәт", - дип белдерде Нуриев.
Беркетмәләр бүлеге начальнигы Литфия Мөхәммәтҗанова элек очрашуларда күтәрелгән контроль сорауларны һәм алар буенча кабул ителгән карарларны җиткерде. Мәдәният йорты янында урнашкан йортларда яшәүчеләр үтенече буенча сигаретлар һәм пиво сатылучы, янында шау-шулы яшьләр җыелучы киоскны ябу турындагы сорау хәл ителгән. Хәзер әлеге зур булмаган павильонда район җитәкчелеге халык кесебе тауарларын сатуны, шулай ук элек күтәрелгән сорау - табылдык әйберләр бюросын урнаштыруны планлаштыра. Урыссу урамындагы 39 санлы йорт тышкы күренеше һәм анда бомжлар җыелуы белән халыкны борчый иде. Йорт аукционга куелган һәм сатылган. Моннан тыш, зират янындагы тимер юл станциясен чыгу юлы ремонтланган һәм Пушкин урамындагы гараж массивын чистарту буенча эш башланган. Литфия Мәхмүт кызы элек күтәрелгән күп сорауларга тукталды. Алар буенча эшләр башкарылган яисә башкару стадиясендә тора.
Иҗтимагый оешмалар вәкилләре район башлыгы вазифаларын башкаручы адресына юллардагы очраклар, контейнер мәйданчыклары турындагы һәм карт агачларны кисү буенча берничә сорау бирделәр. Соңгы сорауга килгәндә, Рөстәм Мидхәт улы шунда ук көзге чорда 300гә якын тирәк һәм аерым гражданнарны борчучы агачларның киселәчәге хакында аңлатма бирде. Башка сораулар беркетелде һәм тикшерүгә кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев