Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Сайлаулар уңышлы үтте

Хезмәт җитәкчеләренең, район советы бүлекләре һәм башкарма комитетның чираттагы киңәшмәсе 4 декабрьнең якшәмбе көнендә узган сайлау кампаниясе турында сөйләшүдән башланды.

Киңәшмәне ачканда, район башлыгы Марсель Шәйдуллин беренче чиратта сайлау алды кампаниясен һәм РФ Федераль җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны оештыру һәм уздыруда катнашкан барлык кешеләргә - предприятие җитәкчеләренә һәм сайлаучыларга рәхмәтен белдерде.
Югары мәгълүмати технологияләрнең тиз үсүенә карамастан, газета, массакүләм мәгълүмат чарасы буларак, вакыйгаларны яктырту планында иң актуаль булып кала. Ки-ңәшмә дәвамында Бө-гелмә районара почтампты язылу бүлеге җитәкчесе Гөлнара Зәй-нәгытдинованың республика матбугаты басмаларына язылуны оештыру буенча мәгълүматы тыңланды. Узган ел белән чагыштырганда, районда язылу акрын бара, дип билгеләп узды докладчы. Бу республика басмаларына да, район газетасына да тигез кагыла. Район башлыгы әлеге мәсьәләгә салкын карашта булган предприятиеләр җитәкчеләре адресына тәнкыйть белдерде: димәк, алар район тормышы белән кызыксынмыйлар, дип сүзен йомгаклады ул.
Районда торак пунктларны яңа ел бәйрәменә әзерләү эше тулы көченә барырга тиеш. Шуңа да карамастан, алга китеш әлегә сизелми, хәтта район үзәгендә дә, дип җаваплы шәхесләр адресына үзенең канәгатьсезлеген белдерде район башлыгы.
Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Нуриев халык, хезмәт коллективлары белән очрашу мәсь-әләсен күтәреп, шуны билгеләп узды: һәрбер халык шелтәсенә район җитәкчелегендә җавап кына түгел, шулай ук техник хәл итү мөмкинлеге дә булырга тиеш, бу исә проблеманы җиңәргә ярдәм итәчәк. Хәл ителә торган проблемалар исәбендә Нуриев транспорт мәсьәләсен дә әйтеп узды. Узган атнада башкарма комитет ике торак пунктта - Каразиректә һәм Акбашта пассажирларны йөртү проблемасын хәл итү белән актив шөгыльләнгән. Бүген әлеге ике авыл халкы автобус булмау сәбәпле, алардан файдалана алмый. Моның белән бәйле, Рөстәм Мидхәт улы әйтүенчә, проблема башкарма комитет җирлек башлыклары, тиешле хезмәтләр һәм "Транспорт" ҖЧҖ белән берлектә хәл ителәчәк.
Юллардагы бозлавыклар, карлары белән кыш килде. Юл хезмәтләре, торак милекчеләре ширкәтләре тайгак юллар белән, димәк, юл вакыйгалары белән көрәшкә әзерме? Ком, техник тоз җитәрлекме? Бу сорауга юлчылар уңай җавап бирделәр. Район башлыгы шулай ук яшьләр бүлегенә шугалаклар һәм хоккей мәйданчыкларын вакытында бозга туңдыру бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев