Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Төзәлү өчен вакыт бар, теләк кирәк

Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокуклары буенча комиссиянең чираттагы утырышында җәмәгать тәрбиячеләре һәм ата-ана хокукларын үтәмәгән затларның чыгышлары тыңланды.

Җәмәгать тәрбиячеләренең беркетелгән опекада булучылар белән эш турындагы отчетын тыңлап һәм соңгылыларының төзәлүенә ышанып, комиссия әгъзалары аларны учеттан алу турындагы карар чыгарды. Үз балаларының тәрбиясе белән тиешле дәрәҗәдә мәшгуль булмаган ата-аналар мөнәсәбәтендә карар кабул итәргә катлаулырак булып чыкты.
Ютазы авылыннан комиссия утырышына аларның гаилә әгъзаларын тикшергәндә балигъ булмаган балалары янында алкоголь исереклектә булган бер үк вакытта ике ана чакырылды. Җитмәсә, аларның берсенең мондый тәртибе турында декабрьдә генә комиссия утырышында сүз йөртелгән, ә аннан элек ул үзенең өч баласының берсенә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Эшнең мондый торышын искә алып, комиссия әгъзалары аны калган ике баласына да ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мөһимлеге турындагы фикергә килделәр. Әмма судка документлар әзерләнгәнче, ул спиртлы эчемлекләр белән мавыгуын туктатып, эшкә урнашып һәм шул рәвешле үзенең төзәлүен раслый әле. Ике бала анасы булган икенче хатын үткәндә тулысынча имин буларак характерланган - ул эшләгән, алкоголь белән мавыкмаган. Әмма комиссия утырышында аның түбәнгә таба тәгәрәве хәтта аннан килгән үзенчәлекле алкоголь исе буенча да сизелде. Ләкин әлеге хатын-кыз турында беренче генә тапкыр сүз йөртелү сәбәпле, комиссия әгъзалары аңа кисәтү чыгару белән генә чикләнеп, эшкә урнашу шартын куйдылар.
Тагын ике ваемсыз ана Урыссу бистәсендә яши. Беренчесе, унтугыз яшьлеге, утырышта шулай ук махмырлы баш белән пәйда булды. Комиссия әгъзалары аңа, алкоголь белән мавыккан әнисе үрнәген алып, акылга утырмаса, үз улына да шундый ук язмышны әзерләве турында кисәттеләр. Кырык ике яшьлек икенче хатын-кыз аның өендә ремонт ясаган арзан, спиртлы эчемлекләр белән түләргә риза булган хезмәт көченнән файдалануга сылтарга тырышты. Әмма аңарда күренгән тәмам түбәнгә төшкән шәхесләр бала өчен тискәре мисал булып торалар, шуңа күрә комиссия әгъзалары эшкә кереп, мондый төр кешеләр белән нинди дә булса мөнәсәбәтләрне туктату кирәклеге турында катгый кисәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев