Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Яңгыр сулары агып китәрме?

Ютазы районы советы һәм башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре белән берлектә үткәрелгән киңәшмәдә районны һәм Урыссу бистәсен төзекләндерү, агып китүче яңгыр сулары канализациясе торбаларын чистарту һәм чүптән арындыру зарурлыгы турындагы сораулар күтәрелде.

Бүгенге көндә яңгыр сулары җыела торган өч проблемалы зона бар. Бу Урыссу гимназиясе янындагы тыкрык, Пушкин һәм Җәлил урамнары, Пушкин һәм Ленин урамнары кисешкән урыннар. Әлеге проблеманы чишү буенча Уфа шәһәреннән махсус җиһаз китертеләчәк һәм канализация торбалары чистартылачак, дип белдерде "Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча предприятиесе" җитәкчесе Ф. Камаев.
Шулай ук киңәшмәдә йорт яны территорияләрендәге үләннәрне чабу һәм чүптән арындыру кебек сораулар да күтәрелде. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев милекчеләр ширкатләренә әлеге эшкә бик җитди карарга чакырды.
Киңәшмә барышында шимбә көнне 11 сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәләре узуы да әйтеп кителде. Районда ун укучы мәктәпне алтын медальгә (бер укучы Ютазы мәктәбеннән, биш укучы - Урыссуның 3 санлы мәк-тәбеннән, дүрт укучы - Урыссу гимназиясеннән), өч укучы көмеш медальгә (бер укучы - Урыссу гимназиясеннән, ике укучы - Урыссуның 3 санлы мәк-тәбеннән) тәмамлаганнар. Шулай ук июнь ахырына кадәр тугызынчы сыйныф укучыларының да чыгарылыш кичәләре узачагы билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев