Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми хроника

Дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев белән берлектә узган дүшәмбе киңәшмәсендә район мәгариф бүлеге башлыгы С. Абрамовның БДИ һәм ДЙА нәтиҗәләре турында доклады тыңланды.

Сергей Александрович әйтеп узуынча, 2011-2012нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары арасыннан ике укучы аттестатсыз калган (Бәйрәкә урта мәктәбе, Урыссу 3 нче санлыурта мәктәбе). Алар математика фәненнән тиешле баллны җыя алмаганнар. Биш үткән елгы чыгарылыш сыйныф укучылары арасыннан ике кеше аттестат алган. Нәтиҗәләргә килгәндә, рус теле фәненнән район буенча уртача балл 62,5 (республикада - 64,3), математикадан район буенча уртача балл 43,5 (республикада - 48,2). Төп фәннәрдән БДИ бирү буенча Урыссу гимназиясе һәм Урыссу 3нче санлы урта мәктәпләре алдынгы урыннарда.
Районда рус әдәбияты фәненнән 100 балл җыйган Урыссу 3нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Л. Тимирҗанова исеме билгеләп үтелде.
Дәүләт Йомгаклау Аттестациясен тапшыру буенча Иске Урыссу һәм Акбаш мәктәпләре алдынгы урыннарда. ДЙА нәтиҗәләре буенча рус теле фәненнән район буенча уртача билге 3,6, математикадан - 3,3.
Шулай ук районда җәмгыять белеме, физика, биология, инглиз теле, география фәннәреннән дә имтихан тапшыручылар булган.
Р. Нуриев йомгаклап, яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен укытучыларга һәрдаим укучылар белән әзерлек эшләре алып бару зарурлыгын ассызыклады.
Киңәшмәне дәвам итеп Бөек Ватан сугышы ветераннарын йорт белән тәэмин итү буенча И. Зәйдуллина чыгыш ясады. Ул районда 211 кеше ярдәмгә мохтаҗ дип табылуын җиткерде. 113 кеше бүгенге көндә субсидияләр белән тәэмин ителгән. Ләкин Көнчыгыш урамында, Ютазы, Ташкичү авылларында бара торган төзелешләрнең срогыннан артка калуына район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев ризасызлык белдерде. Йортларны вакытында кулланылышка тапшыру кирәклеген искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев