Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Рәсми хәбәр

Айрат Хәйруллин Татарстан Премьер-министрының ярдәмчесе булды

ТР Дәүләт идарәсенең Санлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының элеккеге җитәкчесе Айрат Хәйруллин штаттан тыш нигездә Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе булды

Бу сыйфатта ул республикада ясалма фәһем технологияләрен үстерү һәм кертү буенча ведомствоара комиссия составына кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада ясалма фәһем технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзү турындагы указга кул куйды.

Яңа коллегиаль орган ясалма фәһем технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыруга һәм гамәлгә ашыруга килешенгән алымнар эшләүне координацияләү белән шөгыльләнәчәк.

Комиссия рәисе итеп Рөстәм Миңнеханов үзе билгеләнде. Аның урынбасарлары итеп Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләнде. Җаваплы секретарь – ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tr-cifrlar-ministrlygynyn-elekkege-itakcese-tatarstan-premer-ministry-yardamcese-buldy-5920433

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев