Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Рәсми хәбәр

Ютазылыларга мактаулы исем бирелде

Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин рәислегендә V чакырылыш Ютазы район советының чираттан тыш утырышы узды.

Утырыш эшендә район советы депутатлары, район прокуроры, дәүләт көч тармаклары җитәкчеләре, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, палата рәисләре, бүлек начальниклары һәм башкалар катнашты. Көн тәртибенә биш сорау куелган иде.
Утырыш барышында Ютазы районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планының 2025 елга үтәлеше турында хисап расланды. Әлеге мәсьәлә белән милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алина Хөббәтова таныштырды. Аерым алганда, ул сатуларда муниципаль милекне (транспорт чарасы) гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә район бюджетының керем өлеше 388 мең сумга тулыланды, дип билгеләп үтте. Көн тәртибендәге чираттагы мәсьәлә «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының мактаулы кешесе» исемен бирү турындагы карарны раслау булды. Бу тема буенча район советы аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова чыгыш ясады. Педагог-ветеран, элек район ветераннар советы рәисе вазифаларын башкарган Зоя Глушковага мактаулы исем бирергә тәкъдим ителде, якташыбыз бүген дә чәмле гражданлык позициясендә кала. Моннан тыш, депутатлар сәламәтлек саклау ветераны, күп еллар дәвамында район хатын-кызлар советы рәисе һәм Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлек рәисе булган Наилә Хөснетдиновага, тынгысыз йөрәге һәм муниципалитетның иҗтимагый өлкәсен үстерүгә керткән зур өлеше өчен, мактаулы исем (үлгәннән соң) бирү тәкъдимен хупладылар.
Арытаба сораулар белән район советының юридик бүлек начальнигы Руслан Якупов таныштырды. Муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында; Ютазы районында махсус сакланыштагы табигать биләмәләрен саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә муниципаль контроль турында Нигезләмәне раслау хакында (Акбаш авылындагы Урдалы Тау табигать ландшафт һәйкәле, Димскәй һәм Ык елгалары табигать һәйкәлләре) һәм район территориясендә муниципаль урман контроле турында Нигезләмәне раслауга кагылышлы (урманнан файдалану өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау) җитди мәсьәләләр каралды.
Утырыш эше йомгаклары буенча район советы депутатлары тарафыннан тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев