Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Рәсми хәбәр

Светлана Самонинаны өченче тапкыр башкарма комитет җитәкчесе итеп сайладылар

Район Советы депутатлары карары белән Светлана Самонина Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына расланды.

2025 елның 7 ноябрендә узган V чакырылыш район Советының икенче утырышында көн тәртибенең төп мәсьәләсе башкарма комитет җитәкчесен сайлау иде. Утырыш ТР Рәисе каршындагы территорияләр белән эшләү идарәсенең төп киңәшчесе Айрат Хәсәнов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов катнашлыгында узды.
Конкурс нигезендә Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Светлана Самонина белән Сергей Рузанов дәгъва итте. Ике кандидат та районның иҗтимагый-икътисади үсешен ничек күзаллауларын тәкъдим итте, аларны депутатлар корпусы игътибар белән тыңлады.
Ачык тавыш бирү юлы белән 22 депутатның биредә булган 18е Светлана Самонина кандидатурасын яклады.
- Иманым камил, без бергәләп Ютазы районы халкы иминлеге өчен яңа уңышларга ирешә алачакбыз, - дип билгеләде район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, Светлана Самонинаны вазифасы белән котлап.
– Хөрмәтле хезмәттәшләр, - диде Самонина, биредә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. – Миңа кабат ышаныч күрсәтүегез өчен зур рәхмәт. Максатлар һәм бурычлар үзгәрмәде – районыбыз һәм аның халкы иминлеге өчен хезмәт итү. Байтак эш башкарылды, әмма алда тагын да зуррак эшләр көтә. Ярдәмегез өчен рәхмәт! Аралашу, күмәк, нәтиҗәле эшчәнлеккә һәрвакыт әзер мин!
Алда Светлана Самонинаны 5 ел Ютазы районын чәчәк аттыру һәм үстерүгә юнәлтелгән җаваплы эшчәнлек көтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев