Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ютазы районы ата-аналары бала тәрбияләүнең кискен мәсьәләләрен тикшерде
Кичә Урыссуның 2 манлы мәктәп базасында район уку йортларының әти-әниләр комитеты рәисләре катнашында җыелыш узды.
-
Бәйрәкә мәктәбе Бөтенроссия мәгариф учреждениеләре конкурсында “Әти-әниләр белән эшләүгә системалы якын килү өчен” номинациясендә җиңүче булган.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Халикова һәм сыйныф җитәкчесе Гөлшат Абдуллина Мәскәүгә Бөтенроссия "Сәләтле әти-әниләр мәктәбе" фәнни-практик конференциясенә чакырылган. Алар анда үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы, шулай ук Әти-әниләр милли ассоциациясенең "Әти-әниләрне өйрәтү эшендә югары нәтиҗәләр өчен" иҗтимагый танылу сертифакаты белән билгеләнгән.
-
Педагог хезмәте дәрәҗәле, әмма авыр да
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район мәдәният йортында укытучылар өчен бәйрәм концерты оештырылды.Балаларның белем дәрәҗәсе укытучының үзенең белем дәрәҗәсенә бәйле, шуңа күрә аның үз хезмәтенә мөнәсәбәте хезмәт җимешләре килеп кушылачак бөтен җәмгыятьнең акыл үсеше дәрәҗәсен билгели. Безнең районда үзләренең эшләрен җан җылыларын салып башкаручы педагоглар аз түгел, һәм укытучылар көне аларның исемнәрен...
-
Акбаш авылы тәрбиячесе Нурия Нигъмәтҗанова балалар белән тиз уртак тел таба
Баланың нинди кадерле булуын үзе ана булган кешегә бер дә әйтеп тору кирәкми. Ул белә - һәркемнең баласы үзенчә якын, үзенчә сөйкемле, үзенчә акыллы. «Аю да аппагым, керпе дә йомшагым» дигән әйтемдәге шикелле, һәр ананың баласы иң акыллысы, иң матуры, иң тыйнагы.
-
Ютазы районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе дәвам итә
Яңа уку елы башланырга бер айдан әзрәк вакыт калып бара.
-
1 сентябрьдә мәктәпкә бару-бармау мәсьәләсенә нокта куелды
Быел 1 сентябрь Корбан бәйрәме белән бер көнгә туры килгәнгә, укырга кайчан барырга туры килер икән дип аптыраган идек.
-
Урыссу гимназиясе укучысы Алинә Әхмәтова журналист булырга хыяллана
Гүзәл мәркәзебез Казанны мин бик яратам. Анда баруым да беренчесе генә булмаса да, аларның һәрберсе күңелгә үз истәлекләре белән кереп кала. Әле моннан алда гына Казаныбызда узган "А.С.Пушкин һәм Г. Тукай йолдызлыгында" I Республикакүләм бәйгесендә катнашып, III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булган идем. Әле күптән түгел кабат барырга мөмкилек туды.
-
Урыссудагы 4 санлы мәктәп ветеранын искә алып...
Балаларга үз юлларын сайларга ярдәм иткән Укытучы аның турында укучылары хәтердә тоткан вакытка кадәр исән. Әйтик, Урыссудагы 4 санлы мәктәп ветераны исеме дә һичкайчан онытылмас.
-
Урыссуда чыгарылыш укучылары парады узды (фото һәм видео)
Безнең районда беренче тапкыр мәктәп чыгарылыш укучылары парады узды.
-
Ютазы районы балаларына “БлагоДарение”дән матур бүләк
"БлагоДарение" хәйрия фонды агымдагы елгы уку елында район балалар думасы әгъзаларына республикабызда дөнья күрә торган "Тылсымлы куллар" журналына абунә бүләк иткән.
-
Ютазы районында 1 июненнән мәктәпләр базасында җәйге сәламәтләндерү лагеры эшли башлый
Агымдагы елның 1 июненнән районның 14 гомуми белем бирү мәктәбе базасында җәйге сәламәтләндерү лагеры эшли башлый.
-
Урыссуда II муниципаль фәнни-практик конференциясе узды
Табигатьне бергәләп саклыйк Күптән түгел Урыссуның 2 санлы мәктәбендә район мәктәбе укучыларының "Мәдәният. Интеллект. Фән" дип исемләнгән II муниципаль фәнни-практик конференциясе узды.
-
Сихри каләм” берләшмәсе тәрбияләнүчесе Лиана Хәйруллина “Каурый каләм” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
Сихри каләм" берләшмәсе тәрбияләнүчесе Лиана Хәйруллина "Каурый каләм" Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
-
Ютазы районының Балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчесе “Илһам” Бөтенроссия яшь иҗатчылар бәйгесендә II дәрәҗәле дипломга ия булды
Күптән түгел Казан шәһәренең "Баскет-холл" комплексында Бөтенроссия туган тел форумы узды.
-
Ютазы районы укучылары - “Әбиемнең серле сандыгы”нда
Татарстан Республикасы Милли музее һәм "Тылсымлы куллар" журналы белән берлектә уздырылган "Әбиемнең серле сандыгы" Республика бәйгесендә безнең район укучыларына уңыш елмайган.