Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә бүлек һәм оешма җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә сүз әнә шул турыда барды.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З. Саитгалина федераль закон нигезендә 2012 елның 31 декабренә кадәр барлык оешмалар да мәҗбүри энергетик тикшерү узарга тиеш иделәр, диде. Районның барлык оешма һәм учреждениеләре дә бу эшне үтәп чыкты, - дип билгеләп узды урынбасар.
"Уруссу-Водоканал" ҖЧҖ директоры Г. Шәфигуллин гомуми йорт су хисап приборлары турында чыгыш ясады. 2012 елның 1 августыннан "Уруссу-Водоканал" ачык акционерлык җәмгыяте җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә әйләнде. Әлеге оешма Чатра, Аксакүл су алу җайланмалары, чистарту корылмалары, 145 км су челтәрләре, 20 км канализация челтәрләре, 6 канализацион насос станциясенә хезмәт күрсәтә. 6 авылга һәм Урыссу бистәсенә су 24 км озынлыктагы су юлы аша бирелә. Күпфатирлы йортларга су гомуми йорт хисап приборлары аша бирелә. Аларның гомуми саны 178 штук.
ТСЖ, УК, ШЭ белән берлектә төзелгән график бар. Аның нигезендә һәр айның 22 числосыннан алып 25енә кадәр приборларда показаниелар алына һәм актка теркәлә. Район башлыгы Р. Нуриев показаниелар алган вакытта йорт буенча өлкән кеше дә мәҗбүри бу эштә катнашырга тиеш һәм актларда водоканал һәм ТСЖ җитәкчеләреннән кала ул кешенең дә мөһере сугылган булырга тиеш. Йортларда яшәүчеләр бу процесста үзләре катнашсыннар иде, менә шул очракта гына ОДН булмас, дип искәртте җитәкче.
Шулай ук киңәшмәдә су басу куркынычын, су агу канализацияләрен контрольдә тоту кебек сораулар да алгы планга куелды.
Нет комментариев