Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Иң яхшылар арасында - беренче

Агымдагы ел -"Электросоединитель" заводы өчен юбилей елы. Узган эш атнасы ахырында заводның 45 еллыгы уңаеннан предприятиенең актлар залында тантаналы җыелыш узды.

Актлар залының керү ишеге алдында кунакларны милли киемнәр кигән кызлар каршы алды һәм алар һәркемгә бүләкләр салынган пакет һәм истәлекле значок тапшырдылар. Юбилейга мактаулы кунаклар, элекке директорлар, завод ветераннары һәм аның хәзерге кадрлар составы чакырылган иде. Биредә, актлар залында, бизәлгән күргәзмә дә бәйрәм кунаклары игътибарын җәлеп итте.
Котлауларны үзенең сәламләү сүзе белән заводның генераль директоры Рәшит Нәбиуллин башлап җибәрде. "Безнең завод районның зур предприятиесе, - дип ассызыклады Рәшит Мәзхәт улы. - Биредә үз эшен чын мәгънә-сендә яратучы 750гә якын эшче хезмәт куя. Бүген заводның көйле коллективы бар, аз булмаган өлешен яшьләр тәшкил итә һәм аның Россиядән генә түгел, якын чит илдән дә 800дән артык кулланучы предприятиесе бар. Боларың барысы да безнең заводның киләчәге булуы турында сөйли", - дип ассызыклады Рәшит Мәзхәт улы. Коллективка һәм аның җитәкчелегенә үзенең котлауларын район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев җиткерде. "Мин Сезнең һәм коллективыгызның шундый ук ышанычлы темплар белән уңышка юнәлеп атлавын телим, - дип мөрәҗәгать итте ул Нәбиуллинга. - Предприятиедә җитештерү күләме генә үсеп калмасын, чыгарылучы продукция төре һәм кулланучылар саны, алар белән бергә завод абруе һәм, әлбәттә инде, заводлыларның хезмәт хакы да артсын. Әлеге сүзләр белән ул завод директорына ютазылы, таланлы рәссам Анатолий Лазарчук картинасын тапшырды. Рөстәм Мидхәт улы үзенең бүлмәсе диварларын әлеге рәссамнең район пейзажлары төшерелгән картиналары белән генә бизәвенә басым ясады.
"Электросоединитель" заводы генераль директорының эше лаеклы бәяләнде. "Элекон" ААҖның башкаручы директоры Равил Мингалиев Рәшит Мәзхәт улына Космонавтика федерациясенең югары бүләген Циолковский орденын тапшырды. Ә элекке завод директоры Илшат Таҗиевка хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән ул исемле сәгать бүләк итте.
Космонавтика федерациясеннән медальне әйдәүче инженер-конс-труктор Ринат Габдуллин алды. "Электросоединитель" ААҖның сирәк алтын билгесе белән баш хисапчы урынбасары Рәмзия Хөсәенова бү-ләкләнде. Моннан тыш, профсоюз хезмәткәрләре дә югары бүләкләр алды: республиканың профсоюз хәрәкәте алдында казанышлары өчен хезмәткә түләү һәм аны оештыру бүлеге начальнигы Римма Нурлыгаянова, радиоэлектроника сәнәгате хезмәткәрләренең Россия профсоюзы билгесе белән заводның профсоюз комитеты рәисе Рафаил Зарипов бүләкләнде. Сәхнәгә бер-бер артлы заводның мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән билгеләнүче эшчеләре күтәрелде. Бүләкләү тантанасында Рөстәм Нуриев, Рәшит Нәбиуллин, Равил Мингалиев һәм бәйрәм-нең башка мактаулы кунаклары катнашты.
Заводлылар өчен төр-ләндерелгән концерт программасын күрше Башкортстаннан танылган артистлар әзерләгән иде. "Урыссу телевидениесе" ҖЧҖ хәбәрчеләре завод турында юбилей фильмын күрсәтте, ул зур экранда трансляцияләнде. Заводның зур бәйрәменә предприятие тарихы, аның үсеше, бүгенге көне турында китап чыгарылган. Ул "Электросоединитель"нең мактаулы кунакларына бүләк итеп тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев