Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Кешелекне проблемалар яшәтә

Ташкичү авыл җирлеге агымдагы елны төзекләндерү, ремонт эшләре белән уздырган. Җирлек территорияләрендә, зиратларда өмәләр оештырылды, ихаталар яңартылды, нефтьчеләр көче белән ике чишмә ремонтланды, ике күперне төзекләндерү буенча чаралар күрелсә, берсендә әлегә эш тәмамланмады, дип билгеләп үтте үз чыгышында җирлек башлыгы Р. Вәлиев. Җирлектәге ике һәйкәл территориясенә, мәчет ишегалдына район советы...

Ташкичү авыл җирлеге агымдагы елны төзекләндерү, ремонт эшләре белән уздырган.

Җирлек территорияләрендә, зиратларда өмәләр оештырылды, ихаталар яңартылды, нефтьчеләр көче белән ике чишмә ремонтланды, ике күперне төзекләндерү буенча чаралар күрелсә, берсендә әлегә эш тәмамланмады, дип билгеләп үтте үз чыгышында җирлек башлыгы Р. Вәлиев. Җирлектәге ике һәйкәл территориясенә, мәчет ишегалдына район советы депутаты И. Гәрәев ярдәме белән кайтарылган плитәләр җәелгән. Ташкичү авыл җирлегендә яшәүчеләр мәдәни тормыш белән яшәргә дә вакыт тапканнар. Алар календарьдагы кызыл даталарны җыр-моң белән билгеләп үткәннәр.

Гражданнар җыенында район тормышын тәэмин итүче хезмәт вәкилләре катнашудан файдаланып, халык үзен кызыксындырган сорауларны күтәрде. Әйтик, ташкичүлеләрне Интернетка тоташу мөмкинлеге булмавы борчый. Бу мәсьәләгә район электр элемтәсе узелы начальнигы Р. Мусин ачыклык кертте. Кече Урыссу авылы урамнарының берсендә агып ятучы суүткәргечне ямарга да телефон чыбыгы комачау итә икән. Ташкичү җирлеге башлыгы Р. Вәлиев әлеге сорауның якын көннәрдә хәл ителәчәген хәбәр итте.

Берничә сәгатьтән соң шундый ук очрашу Бәйрәкә авылында узды. Җирлек башлыгы Р. Габдрахманов чыгышын күбрәк акчалар кеременә һәм чыгымына, ягъни бюджет үтәлешенә багышласа, халыкны эшләр башкарылышы ныграк кызыксындырды. Каты көнкүреш калдыкларын түгү урынының тәртиптә булмавы, авыл читендәге чокырларның чүп-чарга батуы, урамнарда асфальт катламы тәмам җимерелеп бетүе, кайберләрендә хәтта арба юлының да "юнәлеш" булып кына калуы, урамнарда бәйсез этләрнең ишәюе, авылның контингенты төрлеләнеп, шикле кешеләр барлыкка килүе борчый. Авыл территориясендә төзекләндерү буенча җитәрлек эш башкарылмавына җирлек бюджетын төп оештыручы "Нур-Агро" ҖЧҖның күзәтчелек советы рәисе, район советы депутаты С. Галиев та кискен дәгъваларын белдерде.

Бәйрәкә халкын һәм аның җитәкчелеген авыл мәдәният йортының түшәме бик иске булуы һәм берничә ел элек төзелә башлап, бүген "туңып" калган спорт комплексының тергезелеп бетмәве, су линияләренең тузып бетүе дә борчый. Әлеге һәм башка сорауларга район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н. Шәмсетдинов җавап бирде. Авыл мәдәният йорты түбәсен ремонтлау да, спорт комплексын төзеп бетерү дә уңай хәл ителгән. Су линияләре тузуы бер Бәйрәкә җирлегенә генә хас проблема түгел, диде Наил Гыйльметдин улы. Район торак пунктларында скважиналар бораулау белән беррәттән, алмаштырылырга тиешле 73 чакрым су линиясенең 23 чакрымы яңадан салынган. Гомумән, суүткәргечләрне алмаштыру буенча комплекслы программа эшләнгән һәм район җитәкчелеге аны 2015 елга үтәп чыгуны бурыч итеп алган.

Җомга көнне узган бәйрәкәтамаклыларның җыенын, җирлек башлыгы З. Кашафетдинова агымдагы елның тугыз аенда башкарылган эшләр турында кыскача сөйләгәннән соң, район советы депутаты В. Хәбибуллин дәвам итте. Валерий Хәмзә улы бу статуста беренче елын гына эшләсә дә, җирлеккә шактый ярдәм күрсәтергә өлгергән. Кышкы чорда юллар кардан чистартылган, электр уты өчен җыелган бурыч капланган, мәдәният йорты ремонтланган, аппаратура сатып алынган, Сабан туеның оешкан төстә узуында да Хәбибуллинның өлеше бар. Җыенга килгән халыкның урам юлларын тигезләү, авылдагы чишмәләрнең берсе кору сәбәпле, аны янәдән сафка кертү гозерен дә депутат аяк астына салмады.

Гражданнар җыеннарында район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе С. Төхбәтуллин катнашты. Районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләсе елга билгеләнгән бурычларны атады. Авылларда яшәүчеләрне район мәдәният йорты артистлары да сәламләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев