Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Тимербетон сыйфаты яхшыра

"Бетон+" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә яңа җиһаз кулланышка кертелде һәм производствоның яңа технологияләре үзләштерелде. Бу исә продукция сыйфатын, хезмәт шартларын яхшыртырга һәм продукция үзкыйммәтен киметергә ярдәм итте.

Предприятие директоры Р. Шәрифуллин сүзләре буенча, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда җитештерү күләме үсеше 40 процент, сатылган продукция күләме 50 процент тәшкил итә. Эшчеләрнең хезмәт хакы 25 процентка арткан. Коллектив лаеклы рәвештә яңа җиһазның - бетон изү узелының икенче линиясен, төрле үлчәмдәге корыч табак кисү өчен плазматронның уңай якларын бәяләде. Моннан тыш, арматура цехы җылытуның яңа төренә күчкән, тимербетон эшләнмәләрне киптерүнең яңа технологиясе үзләштерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев