Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

ВОЛМА җитештерүне киңәйтә

Россиядә иң зур гипс плиталары җитештерүче ВОЛМА корпорациясе Әбсәләм гипс заводы куәтләре хуҗасы булды. Әлеге корпорация Россия һәм якын чит ил төзелеш-эшкәртү материаллары базарында 1999 елдан үсеш ала. Эшчәнлекне алып бару системасы - вертикаль интеграция. ВОЛМА, дип ассызыклый корпорация җитәкчелеге, базар буенча үз клиентлары һәм партнерлары арасында ышанычлы абруй белән...

Россиядә иң зур гипс плиталары җитештерүче ВОЛМА корпорациясе Әбсәләм гипс заводы куәтләре хуҗасы булды.

Әлеге корпорация Россия һәм якын чит ил төзелеш-эшкәртү материаллары базарында 1999 елдан үсеш ала. Эшчәнлекне алып бару системасы - вертикаль интеграция. ВОЛМА, дип ассызыклый корпорация җитәкчелеге, базар буенча үз клиентлары һәм партнерлары арасында ышанычлы абруй белән аерылып тора, бу компаниянең үзенең бөтен тарихы дәвамында намуслы һәм җаваплы эш алып баруы нәтиҗәсе.

Корпорациянең Әбсәләм участогы директоры управляющие Олег Кращенко сүзләре буенча, ВОЛМА, пазогребень плиталар базарында лидерлык белән берлектә, гипсокартон базарында да икенче урынны алып тора һәм Россия коры катнашмалар базарында лидерлар өчлегенә керә. Кыскача әйткәндә, ди Олег Васильевич, без биредә үстерү, яңарту, автоматлаштыру һәм җитештерү нәтиҗәлелегенә ирешү максатында хезмәт куябыз. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ВОЛМАның Әбсәләм участогы эшли башлаган көннән соң, җитештерү нәтиҗәлелеге ике тапкырга артты. Бүген биредә эш дүрт сменада алып барыла, эшчеләр ашханәдә бушлай ашау мөмкинлеге алдылар. Предприятие җитәкчелеге өстенлекле бурычларның берсенә үзенең яңа структур бүлекчәсендә компаниянең төп кыйммәтләрен һәм принципларын намуслылык һәм дисциплинаны, җаваплылык һәм нык ихтыярны алга сөрүне максат итә. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, сәламәтлек - кешенең төп ресурслары буларак, шулай ук эш нәтиҗәлелегенә булышлык итүче кыйммәтләрнең берсенә керә. "Без начар гадәтләр һәм аларга бәйлелек сәламәтлеккә зур зыян салуын аңлыйбыз һәм аларның хезмәттәшләребездә булуын хупламыйбыз", - компаниянең әлеге чакыру сүзләре яңа эшкә килүчеләр өчен шигарь кебек. Планнарда - тәмәке тартмаучыларны бүләкләү хисабына тәмәке тарту белән көрәш. Бүгенге көндә ВОЛМА "тәүлегенә 24 сәгать дәвамында, оператив режимда, атнага җиде көн Россиянең бөтен территориясендә үзәк офистан еракта биш җитештерү мәйданында - Волгоградта, ВТРда, Воскресенскта, Чиләбедә, ә хәзер инде Әбсәләмдә дә эшчәнлек алып бара. Безнең иң ерак партнерыбыз продукциябез белән тугыз мең чакрым ераклыкта, иң якыны бер чакрым ераклыкта эшли. Аларын да боларын да без продукция белән вакытында тәэмин итәргә һәм ВОЛМА сәүдә маркасының өстенлегенә ышандырырга тиешбез. Ераклыкка һәм вакытка бәйләнмәгән рәвештә бурычларны, вазтфаларны өстенлекле рәвештә үтәп, идарә итү - эшебез стиле шундый", - ди корпорациянең генераль директоры Анатолий Хаустов.

Әбсәләм производство мәйданы якын киләчәктә районның алдынгы, Ауропа дәрәҗәсендәге предприятиеләреннән берсе булыр дип ышанасы килә. Эш урыннары бирергә һәм салым күләмен арттырырга әзер предприятие белән идарә итү - һөнәрманнар, лаеклы, тормышчан максатларны тормышка ашырырга омтылучы кешеләр кулында.

Врезка. Без идеаль өслекләр булдыру өчен материал җитештерәбез һәм, партнерлар белән бергә үсеп, казанышларыбыз белән горурланырга мөмкинлек бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X