Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Завод киләчәге ышанычлы

Сентябрь аеның соңгы якшәмбесендә машина төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Календарьдагы бу дата "Электросоединитель" ААҖ җитәкчелегенә, инженерларына, эшчеләренә, шулай ук язмышлары завод белән бәйле ветераннарга да кагыла.

"Яшьләр - безнең киләчәк!" - завод җитәкчелеге, нигездә, генераль директор Рәшит Нәбиуллин өчен бу җитди шигарь. Чынлап та, "Электросоединитель" заводында сәләтле яшьләр аз эшләми. Алар иҗади сәләтләрен гамәлгә ашырсын өчен предприятие бөтен шартларны тудыра. Яшьләр спорт белән шөгыльләнә, төрле һөнәри бәйгеләрдә катнаша. Завод яшьләре Россия Машина төзүчеләр союзы хәрәкәтендә дә актив катнашалар.
Мисал эзләп ерак китәсе юк. Күптән түгел Машина төзүчеләр союзы, Иркутск өлкәсе хөкүмәте белән берлектә, "Киләчәк инженерлары - 2011" I Халыкара яшьләр сәнәгать форумы уздырган. Машина төзүне һәм сәнәгатьнең катнаш тармакларын үстерүгә юнәлдерелгән проект һәм программаларны эшкәртүгә һәм бергәләп тормышка ашыруга яшьләр көчен җәлеп итүне максат иткән форум Иркутск шәһәреннән ерак булмаган Байкал күле ярында оештырылган. Әлеге чарада яңа техника кертү буенча инженер Игорь Гыйльметдинов һәм 3 санлы цех начальнигы урынбасары Марсель Мирсаяпов катнашканнар. Икътисади мәсьәләләр буенча гендиректор урынбасары Р. Хисмәтуллин сүзләренә караганда, форумнан яшьләр бик күп файда алганнар. Узган елда Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт технология университетында оештырылган яшь галимнәр һәм белгечләрнең "Россиянең булачак машина төзелеше" III Бөтенроссия фәнни-техника конференциясе дә завод яшьләреннән башка узмаган.
Шулай итеп, "Электросоединитель" ачык акционерлык җәмгыяте цехларында эшләүче яшьләр арасында сәләтлеләре шактый. Аларның һәрберсе предприятиенең икътисади тотрыклылыгына үз өлешен кертә, яңа фикерләре белән чыга, тырыш хезмәте белән аерылып тора. Мондый потенциалга ия булган заводның киләчәге бар дип ышаныч белән әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X