Грипп һәм салкын тию: көзен балаларга һәм өлкәннәргә нинди прививкалар ясатырга кирәк?
Көз – җәйге яллардан соң өлкәннәр эшкә, ә балалар балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә бара торган вакыт. Көн саен элемтә-аралашулар саны арта, һәм шуның белән сезонлы инфекцияләрне йоктыру хәвефе дә арта.
Сентябрьдә Русиядә халыкны иммунизацияләү чарасы рәсми рәвештә башланды. Бүген без гәзит укучыларыбызга көзен өлкәннәргә һәм балаларга нинди прививкалар ясатырга кирәклеге турында бәян итәчәкбез.
Көзге вакцинация ни өчен кирәк?
Гадәттә, грипп һәм башка сезонлы инфекцияләр белән авыручылар саны кыш көннәрендә иң күп була торган вакыт. Шуңа күрә күпләр: "Көзен прививкалар ясату иртәрәк түгелме? Салкын тию чоры башланганчы көтеп торыйкмы?" – дип уйларга мөмкин.
Әлеге сорау дөрес түгел. Чынлыкта, нәкъ менә көзен – вакцинация ясату өчен иң яхшы вакыт. Прививкадан соң иммунитет тиз арада барлыка килми – организмга саклагыч антитәнчекләр эшләп чыгару өчен 2дән 4 атнага кадәр вакыт кирәк. Вакцинацияне соңга калдырсагыз, тиешле саклану чаралары булмаган килеш вируска тап булу куркынычы бар.
Әгәр дә сез узган ел прививка ясаткан булсагыз һәм ревакцинация турында уйлыйсыз икән, сез бик дөрес эшлисез. Прививканың тәэсире чиксез түгел, шуңа күрә ел саен ясату организмга иммунитетның югары дәрәҗәсен сакларга ярдәм итә.
Тын юллары йогышлы вирус белән зарарлану хәвефен киметү өчен, шәхси гигиена кагыйдәләрен дә үтәү мөһим: урамда йөргәннән соң кулларыгызны яхшылап юыгыз, антисептикларын кулланыгыз һәм гаджетларыгызны дезинфекцияләгез.
Әлеге гади чаралар инфекцияләрдән сакланырга, вирусларның таралуын булдырмый калырга һәм үзегезне һәм якыннарыгызны авырулардан сакларга ярдәм итәчәк. Әгәр респиратор авырулар билгеләре барлыкка килсә, өйдә калыгыз һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашуны чикләгез.
Ни өчен прививканы көзен ясатырга кирәк?
Көзнең беренче яртысы – гриппка каршы прививка ясату өчен бик кулай вакыт. Җәен вакцинация ясату иртәрәк булыр иде. Моннан тыш, сез әлеге сезонда актуаль булган авыру штаммына каршы препарат алмаячаксыз, мөгаен. Прививкадан авырып китәргә мөмкин дигән уйдырма бар. Бу дөрес түгел. Вакциналарда бары тик активлаштырылмаган вируслар гына бар, алар авыру китереп чыгара алмый. Шуны да истә тотарга кирәк, саклану чаралары әкренләп формалаша, шуңа күрә вакцинациядән соң ике атна дәвамында чир йоктыру куркынычын киметү өчен кеше күп булган урыннардан качарга кирәк.
Гриппка каршы вакцинация Милли прививкалар календаренә керә һәм Мәҗбүри медицина страховкасы полисы буенча бушлай үткәрелә. Русия дәваханәләрендә халыкны иммунизацияләү өчен агымдагы көзге-кышкы сезонда гриппка каршы өч төрле вакцина кулланылачак: "Совигрипп", "Флю-М" һәм "Ультрикс Квадри". Барлык препаратлар да фәнни тикшеренүләр барышында нәтиҗәлелеккә һәм иминлеккә тикшерелгән.
Көзге прививканың әһәмияте: грипптан саклану
Грипп – теләсә кем авырый алырлык кискен йогыәлы авыру. Күпчелек очракта авыруның ачык билгеләре берничә көннән соң үтә, әмма кайберәүләрдә авыру авыр уза, үлем очраклары да булырга мөмкин.
Грипп озайлы авыруларны кискенләштерә һәм җитди катлаулануларга китерергә мөмкин. Алар арасында – пневмония һәм бронхит, отит һәм синусит, миокардит һәм перикардит, менингит һәм невралгия.
Аеруча хәвеф төркеменә түбәндәгеләр керә:
· өлкән яшьтәгеләр (60 яшьтән узган);
· еш кына кискен йогышлы авырулар белән авыручылар;
· шикәр чире, йөрәк, бөер авырулары кебек озайлы авырулары булган кешеләр;
· иммунодефициты булган кешеләр;
· студентлар;
· табиблар һәм башка медицина хезмәткәрләре;
· социаль хезмәткәрләр;
· полиция хезмәткәрләре һәм хәрби хезмәткәрләр.
Көзен өлкәннәргә нинди прививкалар ясатырга?
Көзен табиблар гриппка каршы һәм пневмококка каршы ике төп прививка ясатырга киңәш итә. Бу хакта Объясняем.рф порталына вирусолог, профессор һәм Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Анатолий Альтштейн хәбәр итте.
"Вакцинация аеруча өлкән яшьтәгеләр һәм иммунодефицитлы хәлдәге затлар өчен мөһим, чөнки алар өчен инфекция җитди куркыныч тудырырга һәм авыр гына түгел, ә үлемгә дә китерергә мөмкин", – дип ассызыклады ул.
Гриппка каршы вакцинация турында без югарыда сөйләдек инде. Хәзер пневмококк инфекциясе нәрсә икәнен аңлыйк. Гадәттә, авыру өске тын юлларын зарарлый һәм гадәти салкын тию билгеләрен китереп чыгара. Ләкин кайвакыт бронхитка яки пневмониягә китерә. Авыр очракларда бактерия менингит яки сепсис китереп чыгарырга сәләтле.
Йөткергәндә һәм чөчкергәндә, шулай ук төкерек белән кагылышлы әйберләр аша: савыт-саба, уенчыклар, аш-су әсбаплары аша тарала. Шул ук вакытта грипп һәм пневмококк инфекциясе тыгыз бәйләнгән. Грипп вирусы иммунитетны йомшарта һәм өске тын юлларын зарарлый, лайлалы тышчаларның саклагыч киртәсен боза. Бу бактерияләрнең, шул исәптән пневмококкның да үтеп керүе, өчен уңайлы шартлар тудыра. Ул, лайлалы тышчада үрчеп, эренле ялкынсыну китереп чыгара, бу исә гомер өчен куркыныч булырга мөмкин.
Әлеге инфекция алдында бигрәк тә 5 яшькә кадәрге балалар һәм 50 яшьтән узган өлкәннәр бирешә. Соңгы елларда авыручылар саны кимесә дә, пневмококк өлкәннәрдә хастаханәдән тыш пневмонияләрнең төп сәбәбе булып кала: ул очракларның якынча 30–50%ында ачыклана.
Прививкага ничек әзерләнергә һәм кайда ясатырга?
Прививкалар – төрле йогышлы авыруларны кисәтүнең мөһим чарасы, дип белдерде вирусолог, профессор һәм Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәгенең баш фәнни хезмәткәре Анатолий Альтштейн.
Әмма вакцинациягә язылганчы берничә мөһим пунктны истә тотарга кирәк. Прививканы сәламәт кешегә генә ясатырга мөмкин. Процедура алдыннан сезнең сәламәтлек торышын бәяләү һәм мөмкин булган каршылыкларны ачыклау өчен табиб карарга тиеш. Әгәр температура, салкын тию билгеләре яки хроник авырулар кискенләшсә, вакцинацияне соңгарак күчерәләр.
Вакцинациядән соң өч көн дәвамында спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелырга киңәш ителә. Спирт антитәнчекләр эшләп чыгаруга комачаулаячак һәм төрле катлауланулар барлыкка килү ихтималын арттырачак.
Әлеге вакыт эчендә фитнес-клуб яки мунчага барудан да баш тартырга кирәк.
Прививкалар календарендә күрсәтелгән инфекцион авыруга каршы прививканы бушлай ясатырга мөмкин:
· ММС полисы буенча – теркәлгән урын буенча дәваханәдә;
· күчмә прививка ясату пунктларында – зур шәһәрләрдә аларны еш кына метро станцияләре янында, сәүдә үзәкләрендә, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда эшлиләр.
Еш бирелә торган сораулар
1. Әгәр мин әлеге сезонда грипп белән авырган булсам, прививка ясатырга кирәкме?
- Әйе, вакцинация барыбер кирәк. Кичерелгән грипп бары тик бер төрле штаммнан гына саклый, ә әйләнештә вирусның башка төрләре дә булырга мөмкин. Прививка кабат зарарлану һәм авыруның авыр узу куркынычын киметәчәк, шулай ук катлауланулардан да саклаячак.
2. Гриппка каршы прививканы ел саен ясату мәҗбүриме?
- Әйе, ясатырга кирәк. Грипп вирусы тиз үзгәрә, һәм һәр чорда яңа штаммнар әйләнештә була. Шуңа күрә вакциналарны ел саен яңарталар. Ел саен ясатылган прививка гына саклануны тәэмин итә һәм иммунитетның югары дәрәҗәсен сакларга ярдәм итә.
3. Прививкалар аша иммунитет никадәр вакыттан соң эшләнеп бетә?
- Иммунитет әкренләп барлыкка килә. Уртача алганда, саклагыч антитәнчекләр вакцинациядән соң 2–4 атнадан соң барлыкка килә. Нәкъ шуңа күрә прививканы алданрак, авыручылар санының сезонлы күтәрелеше чорына кадәр ясатырга киңәш итәләр, организм әзерләнеп өлгерсен өчен.
4. Көзге прививкалардан нинди йогынтылар булырга мөмкин?
- Еш кына җиңел реакцияләр барлыкка килә: бераз температура, укол урынында кызару һәм авырту, хәлсезлек яки начар хәл. Әлеге күренешләр куркыныч түгел һәм 1–3 көн эчендә үзлегеннән уза. Хроник авырулары (диабет, астма) булганда гриппка каршы прививка ясатырга мөмкинме?
Хроник авырулары булган кешеләрдә грипп ешрак катлауланулар, шул исәптән пневмония һәм кискенләшүләр китереп чыгара. Вакцинация авыр узу һәм хастаханәгә эләгү куркынычын киметә.
5. ММС полисы буенча бушлай прививканы кайда ясатырга мөмкин?
-Дәваханәләрдә яшәгән урын буенча, шулай ук метро янындагы, сәүдә үзәкләрендәге, мәктәпләрдәге күчмә прививкалар ясату пунктларында бушлай прививка ясатырга мөмкин. Үзегез белән паспорт һәм ММС полисы булу җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев