Фельдшер ярдәмчесе авыл халкының йөрәк тибешен сизеп тора
Берничә ел элек башланган «Фельдшер ярдәмчесе» проекты Ютазы җирендә дә уңышлы эшли.
Бу проектны тормышка ашыру кысаларында бәләкәй авылларда табибларга кадәр медицина ярдәме күрсәтүгә җирле халык та җәлеп ителә. Мәсәлән, Яссы-Тугайдан Роза Галиева, махсус уку үтеп, кече медицина хезмәткәре вазифаларын кабул итеп алган. Аның бурычы – авыл халкын һәм үзәк район хастаханәсен бәйләп торучы чылбыр. Әйткәндәй, Яссы-Тугай ФАПы Тарлау һәм Яссы-Тугайдан 178 кешене хезмәтләндерә.
- Бүгенге көндә фельдшерыбыз Зөлфия Фадеева «Дубравушка» балаларны савыктыру лагеренда эшли, - ди Роза Галиева. – Ул, һичшиксез, зур эш тәҗрибәсенә ия һәм авыл халкы арасында зур ихтирам казанган.
- Сезнең вазифалар нинди?
- Патронаж, кан басымын һәм кандагы шикәр күләмен үлчәү, таләп ителсә, крови, электрокардиограмма (ЭКГ) үткәрә алам. Катлаулы очракларда ашыгыч ярдәм чакыртам.
- Табиб язган инъекцияләрне эшли аласызмы?
- Юк, укол ясарга рөхсәт ителми.
- Сезнең өчен яңа бу һөнәргә ничек килдегез?
- Җирлек башлыгы укырга барырга киңәш итте, мин ризалаштым. Аннары, медицинада чит-ят кеше түгел мин, кайчандыр биредәге даруханәдә эшләгән идем.
Язмабыз каһарманының төп һөнәре исә –фарфорны бизәкләүче рәссам. Совет чорында Туймазыда шундый училище бар иде, фарфор заводы да уңышлы эшләде. Ул кыскача гына үзенчәлекле һөнәренең нечкәлекләре белән таныштырды. Фарфор эшләнмәләргә пумала белән кирәкле сурәтне төшерә, асылда чәчәкләр бу. Моннан тыш, алдан үлчәнгәннән соң алтын белән эшли. Тиешле орнаментка алтын йөгертелгәннән соң эшләнмә кыздыруга җибәрелә. Шулай итеп, юка гына металл катламы – саф алтынлы чынаяк һәм тәрилкәләр барлыкка килә. Шунысы кызыклы, ди әңгәмәдәшем, биредә хезмәт хакы саллы гына була – аена 300 сум. Тик нигә соң яшь кыз бу “алтын” сәнәгатьтә нибары бер ел эшли? Сере гади – офыкта башка төрле өмет пәйда була, һәм ул акчадан өстенрәк булып чыга. Бу – кызны Яссы-Тугайга кияүгә чакырган яшь егет. Шул вакыттан алып Роза Галиева бу авылга тамырлары белән берегә. Алар өч бала тәрбияләп үстерә, зур йорт төзи, бакчалары бар, өч сыер, җиде үгез, шулай ук кош-корт асрыйлар. Бәләкәй оныклары да бар әле. Кыскасы, мәшәкать җитәрлек. Мәгълүм булуынча, Русиядә тоташ алганда демография хәле бик начар. Шул исәптән, безнең республика һәм районда да. Яссы-Тугай фельдшер-акушерлык пунктына беркетелгән күпчелек халык шактый өлкән яшьтә. Өстәвенә, бүгенге чынбарлык шундый: дөньяда тотрыклылык булмаган бу дәвер сәламәтлекне какшата, шулай ук демография хәлен яхшырту мөмкинлеге бирми. Кеше тормыштан вакытыннан алда китмәсен өчен ул үз организмының хәвефле сигналларына колак салырга һәм медикларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Авылларда исә – фельдшерга яисә фельдшер ярдәмчесенә. Чөнки нәкъ алар авыл халкының йөрәк тибешен сизеп торырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев