Абрамовларның ишле гаиләсендә барысы да җайга салынган
Урыссуның сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатында кабатланмас шәхес- педагоглар – Ирина һәм Евгений Абрамовлар гаиләсе эшли.
Әмма аларның төп проекты — алты бала (биш кыз һәм яңа туган уллары) тәрбияләнгән гаиләсе. Биредә ата-бабаларның гореф-гадәте көндәлек иҗади хезмәт белән үрелеп бара. Күп балалы булу еш кына батырлык, ә нәсел хәтерен саклау искелек итеп кабул ителгән дәвердә язмабыз каһарманнары моның киресен исбатлый. Аларның тарихы – шәхси бәхет елъязмасы гына түгел, иман, һөнәргә тугрылык һәм, аңлап, зур гаилә төзү максаты тыгыз үрелгән тирән иҗтимагый һәм мәдәни феномен ул.
Барысы да бер күз карашыннан башлана
Ирина бәян итүенчә, барысы да 2007 елда чиркәүдә бер күз карашыннан башлана. Яшь кешеләр бер-берсенең күзләренә карый һәм тормыш юлы буйлап бергә атларга теләвенә төшенә. Кулга-кул тотынышып димәк. Һәм бу очраклы гына хәл түгел. Евгений һәм Ирина өчен гаилә баштан ук көнкүрештә бер-береңә юл куюдан түгел, рухи туганлыктан башлана. Бер үк көнне никахлашу һәм язылышу – мода артыннан калышмау түгел, ата-бабаларыбыз йолаларына тугры калу. Шундук бер мөһим әйбергә тукталыйк. Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар белән эшләү гаять зур эмпатия, түземлек һәм һәр балада шәхес күрә белүне таләп итә. Ирина сүзләренчә, нәкъ менә шундый һөнәри күрсәтмә “күпбалалылыкка җиңел карарга ярдәм итә дә инде”. Абрамовлар эштән ялыкмый, чөнки аларның педагогика стажы (иренең - 16 , хатынының 20 ел) йорт педагогикасы өчен нигезгә әверелгән. Алар интернатта укучы балаларны җәмгыятькә яраклаштыра һәм шулай ук, янмыйча-көймичә, үз балаларын да тәрбияли.
- Без өч ел очрашып йөрдек, - дип сөйли Ирина, - Евгений армиядә хезмәт итеп кайтты. Мин аны көттем. 2010 елда никахлаштык һәм язылыштык. Бәләкәй генә йорт сатып алып, яши башладык. Бакча утырттык, эшкә йөрдек, югары белем алдык, чиркәүгә йөрдек һәм балалар теләдек. 2013 елда көтеп алынган кызыбыз Аня туды – хәзер ул 6нчы сыйныфта укый һәм Урыссу сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә шөгыльләнә. Мәктәп хорында җырлый, төрле иҗат бәйгеләрендә катнаша. 2015 елда – Мария, 2017дә Лукерья дөньяга килде. Кызлар бергәләп «Сударушка» рус халык җыры үрнәк ансамблендә җырлый. Бу ансамбль бөтен республикага танылган. Лукерьюшка (икенче сыйныфта укый) быел конкурсларда солист буларак чыгыш ясый башлады, инде бүләкле урыннары бар. Мария бишенче сыйныфта укый. Өлкән кызларыбыз бик тырыш, мәктәптә яхшы укыйлар, мәктәп тормышында катнашалар. Кечкенәләре исә чәчәк кебек үсә. Аларны барысы да иркәли, ярата. Пелагея мәктәпкә әзерләнә башлады инде. Глафирушка белән Лука исә бик бәләкәйләр әле.
Тоташ диварда – шәҗәрә
Нәселнең иң көчле образларының берсе — «Родословная семьи Абрамовых» панносы, анда ике яклап та унынчы буынга кадәр исемнәр теркәлгән. Тарихи мирас еш кына ата-бабаларыбызда туктап калган бүгенге дөньяда туган якны өйрәнүнең бер гаилә эчендә системалы эшчәнлеге үрнәге бу. Революциягә кадәр булган ядкәрләрне, фотографияләр, документларны саклап калу — мәдәни хәтерне югалтуга каршы тору гамәле ул. Абрамовлар исәпләвенчә, әгәр балалар нәселенең каян килгәнен, үз гаиләсенең тарихын белсә, бу тормышта аягында нык басып тора алачак. Буыннар арасындагы бәйләнеш өзелмәячәк димәк. Бу нәсел көче кешегә бөгелергә, тормыш ваклыклары алдында каушап калырга ирек бирмәячәк. Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул яман, нәрсә ул изгелек һәм хөсетлек дигән хакыйкатькә әверелгән кагыйдәләрне аңларга ярдәм иткән үзенчәлекле генетика коды нәкъ ата-бабалар тамырларында салынган. Абрамовлар бу калканны алты баласы өчен дә нигез итеп алган. Күмәкләп, нарасыйларны да алып, төнге пасха хезмәтенә йөрү йоласы аеруча ихтирамга лаек. Заманча шәһәр мохитендә бала гадәттә ирекне чикләү итеп кабул ителә. Абрамовларда исә киресенчә: бала туу гаиләнең рухи өлешен киметми, ныгыта гына. Һәр якшәмбе – чиркәүгә. Сүз йола турында түгел, уртак кичерешләр хакында, ул әхлак турындагы теләсә кайсы әңгәмәдән көчлерәк.
- Иман булмаса, балаларда дөрес кыйммәтләр тәрбияли алмыйсың, - ди Ирина Владимировна, «СемьЯ» төшенчәсенең нигезен нәкъ иман тәшкил итүен аңлатырга теләгәндәй. – Авыр вакытларда түзүдән башлап, барысы өчен дә рәхмәтле булуга кадәр. Йортыбызда революциягә кадәр булган ядкәрләр дә бар хәтта. Алтынга бәрабәр бу әйберләрдән мәхәббәт һәм җылылык аңкый. Әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез без. Өйләнешкәч, телевизор да алмадык хәтта. Телетапшырулар карап утырырга вакытыбыз юк иде. Эш күп булды. Шулай дәвам итте дә. Телефоннар белән дә шулай. Балаларда юк алар. Дөресрәге, берәү бар, дәрес әзерләгәндә кирәк чөнки. Бертуктаусыз «виртуаль дөньяда» утыру баланың шәхесен формалаштыруга начар йогынты ясый дип исәплибез. Мәктәптән соң укырга керсәләр, телефоннары да булыр. Үз-үзләрен аңлый башлагач. Ноутбук бар әлбәттә. Алар мультиклар, фильмнар, фәһемле тапшырулар карый ала. Аннары, китапханәбез зур. Китапка иң мөкиббәне әлегә Аня.
Сыр, сабын ясаучылар, балта осталары...
Аерым сюжет — үз-үзеңне үстерү өстендә эшләү. Абрамовлар көнкүреш белән генә чикләнеп калмый: эч пошып китсә, алар кондитер, сыр, сабын эшләүчегә укырга бара. Евгений гаҗәеп агач эшләнмәләре ясый.
- Алынган белемне мотлак тормышка ашырабыз, - дип елмая Ирина. – Тортлар пешерәбез, табигый сыр әзерлибез, үләннәр һәм хуш исле майлардан сабыннар ясыйбыз.
Абрамовлар XXI гасырның тотрыклы табигый хуҗалыгы үрнәген күрсәтә дип әйтсәк, һич арттыру булмастыр шәт. Өч бакча, йорт хайваннары, күптән төзелә башлаган йортларында ремонт эшләрен төгәлләү — көн күрү түгел, аңлы рәвештә төзелгән йорт хуҗалыгы ул. Агач эшләре укытучысы интернатта “кәсепкә китмәгән”, осталыгын нәкъ үз йортында күрсәтә ул – балалары әтиләренең хезмәт җимешләрен күреп үсә. Кызлар кул эшләренә, гаилә тормышына өйрәнә.
Булачак кияүләр алдында оят булмаячак
Бер әйбергә игътибар итик: булачак ирләре алдында оятка калырлык булмасын дип өйрәтә ана кеше кызларын йорт эшләренә. Беренче карашка — патриархаль күрсәтмә бу. Әмма ул шунда ук дөресләп куела: ир кеше хатынына ярдәм итә, хатыны иренә булыша, алар бер-берсе өчен догада була. Бу патриархат турында түгел, бер-береңә хөрмәт һәм эш-гамәлләрне дөрес бүлү хакында. Кызларны хезмәтче итеп түгел, йорт учагын саклаучылар булырга әзерлиләр – иң туры мәгънәсендә йортта уңайлылык, җылылык һәм тәртип булдыручылар итеп. Лука уллары исә, бик бәләкәй булса да, үзеннән аз гына олырак Глафира хәстәрен күрә.
Язмабызны тәмамлап, шуны әйтәсе килә, Абрамовлар гаиләсе җәмгыятьнең “каһарман” яисә «экстремаль» күпбалалы ячейкасын хәтерләтми. Алар белән аралашканда дәгъва, өзгәләнү, масаю сүзләре ишетмисең. “Алты бала – әлләни күп тә түгел инде” дигән тыныч ныклык бар биредә. Тоташ илебездәге кебек, Ютазы районында да яшьләр читкә китү, туучылар саны кимү, гореф-гадәтләр югалу ише мәсьәләләр кискенләшкән бер чорда Абрамовлар гаиләсе тере үрнәк булып кала. Бу гаилә ишле балалы булуның ярлылык һәм ыгы-зыгыдан, йолаларның – музей тузаныннан, иманның икейөзлелектән башка да була алуын янә бер кат раслый. Әлеге тарих көн күрү хакында түгел, тулыканлы тормыш белән яшәү хакында. Иринаның: «Уңышларга бергәләп сөенәбез, уңышсызлыкларга бергәләп көенәбез», - дигән сүзләре тапталган сүзләр генә түгел, бу 16 ел уртак тормышның, иҗади хезмәтнең һәм үзара аңлашуның анык үрнәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев