Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Синең кешеләр, Уруссу

Максатлы кеше авырлыкларга бирешми

Урыссу бистәсендә яшәүче Алла Афанасьевна Федорова таныштыруга мохтаҗ түгел – озак еллар Урыссу интернат-мәктәбендә укыткан ул.

Сугыш чоры баласы

Язмабыз каһарманының хатирәләре үзеннән-үзе Бөек Ватан сугышы елларына алып китә. 1942 елның кырыс гыйнвар иртәсендә, кычкырып елап, нәни Алла якты дөньяга аваз сала. Бер килограммнан чак кына артыграк булып туа ул. Бик хәлсез була. Бу аңлашыла да, илдә сугыш барганда аның 18 яшьлек әнисе нинди тәрбия күргән дә, нинди ризык ашаган.

- Әтием, Афанасий Бурцев – һөнәре буенча хәрби, - дип хатирәләрен уртаклаша Алла Федорова. – Аның хәрби бүлеге Бәләбәйдә урнашкан иде. Фронтны ит, көнбагыш мае белән шуннан тәэмин иттеләр. Әни башта шул ук хәрби бүлектә, аннары Аксаков госпиталендә эшләде. Мин әби-бабам йортында үстем. Шәхси йорт иде ул. Әбинең ике улы фронтта: Евгений Степанович Кофанов самолетларны хезмәтләндерүче механик иде. Сугыштан әйләнеп кайтты ул, әмма озак яшәмәде. Икенче улы, Николай Степанович Кофанов, танкта янып үлгән. Миннән башка әбидә аның өч кызы яши иде. Тамак туйган чакны белмим. Өй янындагы үләннәр дә калмады хәтта – барысын да ашадык. Яз көне әби бәрәңге басуларына барып, кәлҗәмә эзләп алып кайта һәм алардан коймак пешерә иде. Бидон тотып, мал чалган җиргә бара, мал канын сорап ала, аны табада кыздыра һәм без шуның белән туклана идек. Әбием булмаса, мин исән калган булыр идемме икән? Дүрт яшьлек чагымда, үзем кебек балалар белән көнбагыш мае җитештерелгән цехка киләбез, безне кызганып, эшчәннәр көнбагыш түбе бирә. Шулай итеп исән калдык без.

Урыссуга

Шулай туры килә, 1947 елда язмабыз каһарманының әбисе белән бабасы Башкортстанның зур тизлек белән үсеш алган Октябрьский шәһәренә күчеп килә. Бабасы танылган акшарчы-буяучы була. Үз һөнәре белән Пугачев урамында коттеджга акча эшли. Алла Федорованың әнисе белән үги әтисе, аларга якынрак, Урыссу эшчеләр бистәсенә күчеп кайта. Кыз Октябрьский шәһәренең сигезенче мәктәбендә (хәзер нефть институтының бер бинасы) укый.  Һәр җирдә катнашучы Алланы дүртенче сыйныфта ук башлангыч мәктәпнең (Ык буендагы агач бина) беренче сыйныф укучыларына пионервожатый итеп тәгаенлиләр. Кызчык шефлыкка алган октябрятлар белән эшкә җитди тотына – буш вакыты килеп чыгу белән, өйрәтергә, юл күрсәтергә, хезмәт күнекмәләре бирергә алар янына йөгерә.  Дүртенче сыйныфта укучы бу кыз шундый өлкән, мөстәкыйль була. Кызыл әләмнәр аның өчен бик зур мәгънәгә ия әйбер була. Хәер, Советлар Союзы чорында яшәгән буын вәкиленең һәркайсы өчен бу шулай. Бәлки, көчле идеология аңа әбисенең Мәскәүдә яшәгән туганы, Ленинны күреп белгән карт коммунисттан күчкәндер.  Алга китеп, шуны әйтергә кирәк, Алла Федорова Урыссуда хезмәт юлын Пионерлар йортында методист булып башлый, бу бина 60нчы еллар башында тантаналы ачыла.  Әйткәндәй, Ленин урамындагы бу бина бүген дә бистәнең архитектура йөзен бизи. Педагог-ветеран сүзләренә караганда, яшь буынның рухи күтәрелеш еллары була бу. Пионер сборлары, укучылар өчен төрле түгәрәкләр... Мәктәптән тыш тормыш гөрләп бара.

Октябрят, пионер, комсомол… Илебез, Совет Социалистик Республикалар Союзы (СССР) укучыларына идеологик тәрбия бирүнең бу баскычларын кем генә хәтерләми икән? Бу әле яңа гына булган кебек, баксаң, утыз елдан артык гомер үткән икән. Башка өстенлекләр белән, тормышка башкача карашлы тоташ бер буын үсеп җиткән. Ватан каны яңарган, гомер агышы башка сукмактан киткән. Кичәге өндәмәләр икенче урынга күчкән, алар әһәмиятен югалткан, аларга хәзер мыскыллы елмаю белән карыйлар. Ул вакытта исә октябрят, пионер сафларына тантаналы кабул итү әле ныгып бетмәгән зиһенгә нинди көчле тәэсир итә иде! Мәктәп линейкасында пионерлар башлангыч сыйныф укучыларының түшенә дөнья пролетариатының яшь юлбашчысы Володя Ульянов портреты ясалган биш почмаклы йолдызчык кадый иде.  «Октябрятлар – тырыш балалар, мәктәпне яраталар, яхшы укыйлар...» - дип кабатлый иде алар. Бераз өлкәнәйгәч, алар пионерлар сафына кабул ителә. Укучылар муенына бәйләнгән, пионер оешмасына керүне аңлаткан кызыл галстук зур горурлык хисе тудыра иде. Шунысы игътибарга лаек, 9 яшьлек чакта ятланган пионерлар өчен кагыйдәләрне пионерлар пенсионерга әйләнгәч тә хәтерли. «Взвейтесь кострами, синие ночи, мы пионеры – дети рабочих…»  Аларның кайсы гына СССР пионериясенең гимнына әверелгән бу җырны дәвам итә алмый икән?  Яисә речитатив белән чатнатып әйтә алмый икән: «Как повяжешь галстук, береги его: он ведь с красным знаменем цвета одного…» Ватандашларыбызның күңел ялкынын беркем дә тартып алалмас дип әйтсәк, һич тә арттыру булмастыр. Шушы буын вәкилләре исән чагында дип тә өстик. Шуңа күрә безнең Алла Афанасьевна Федорова кебек хөрмәтле педагог-ветераннарыбыз капма-каршылыклы шул чорның тере легендалары булып кала.

Аның максаты – Кеше булудан туктамау һәм башкаларда да бу сыйфатларны күрү

Алла Федорованың хезмәт юлын хронологик эзлелектә караудан читкә тайпылып, шуны билгелик, аның һөнәри юлы һәрвакыт педагогикага бәйле була. Мәктәптә бик яхшы укый. Өлгергәнлек аттестаты алгач, Баулы районының Александровка авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булу тәкъдимен кабул итә. Нәзек кенә, шат күңелле, спортка мөкиббән (тимераякта шуу һәм чаңгы узышы белән шөгыльләнә) кыз физкультура да укыта, балалар белән экскурсиягә дә йөри, «Дубравушка» пионерлагерында отрядка да җитәкчелек итә ул. Алда билгеләп үткәнебезчә, аның төп педагогик эшчәнлеге интернат-мәктәп белән бәйле. Элекке тәрбияләнүчеләре һәм педагогия коллективын зур җылылык белән искә ала ул. Мәктәп диварларында һәрвакыт кешелеклелек башлангычы һәм хезмәт этикеты ачык чагылган аерым мохит хакимлек итүенә иманы камил аның.

- Мәктәбебезнең беренче директоры Сәлим Хәлил улы Заһидуллин иде, - ди, илһамланып, язмабыз каһарманы. - Бөек Ватан сугышы яугире буларак, балаларның иза чигүен ишетеп кенә белгән түгел, үз күзләре белән күргән кеше. Шуңа күрә балаларга мөнәсәбәте аталарча иде аның. Аңа алмашка барысын да аңлаучы, барысын да кабул итүче Леонид Алексеевич Серебряков килде. Шундый кешеләр белән аралашып, үзең дә аңламыйча, тормыш тәҗрибәсе туплыйсың, зирәклеккә өйрәнәсең.

Алла Федорова гаилә тормышыннан да уңган. Ире блән ике ул тәрбияләп үстергәннәр, алар бервакытта да әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәгән – мәктәптә яхшы укыганнар, аннары берсе нефть тармагына киткән, икенчесе мореходканы тәмамлаган. Алла Афанасьевна хаклы ялда да чәмле тормыш рәвеше белән яши. Озак еллар ветераннарның «Истоки» хорында җырлаган, мәктәпләрдә төрле темаларга чыгышлар ясый. Эстетик зәвыклы кеше ул.  Йортының баскыч мәйданчыгы оранжереяны хәтерләтә, гүзәллектән күзләр камаша. Ни генә әйтсәк тә, һәр кешенең тормышында шатлыгы да, кайгысы да була. Безнең язмабыз каһарманынын да болар читләп үтмәгән. Ире һәм улы вакытсыз якты дөнья белән хушлашкан. Бу ханымның сәламәтлегенә йогынты ясамый калмаган билгеле. Әмма ул тормыш максатына хыянәт итмәскә карар иткән – нинди генә авырлык күрсә дә Кеше булып калырга. Менә аның максаты. Ә максаты булган кеше авырлыкларга бирешми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев