Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Азнакайдан Бөгелмәгә – чаңгыларда

Ватанны саклаучылар көне кысаларында 24 февральдә сигез сәгатьтә старт алган Азнакай чаңгычылары 16 сәгатьтә Ютазы авылына килеп җиттеләр, анда, икенче көнне маршрутларын дәвам итү өчен, тукталыш ясадылар.

Чаңгы десантында катнашучылар, кайнар чәй эчеп алганнан соң, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова һәм Ютазы мәктәбе директоры Әнис Ямалетдинов озатуында җирле мәктәптә булдылар, анда аларны тәрбияләнүчеләр көтә иде. Ютазы авылының район һәм республика горурлыгын тәшкил иткән үз чаңгычылары белән дан тотуы барысына да билгеле. Мәктәпнең актлар залында һәвәскәр чаңгычылар укучылар алдында чыгыш ясады.

- Безнең алты кеше составындагы, сүз уңаеннан, инде яшь егетләр түгел, чаңгычылар десанты чын ир-егетләр бәйрәменә багышланды, - дип билгеләп үтте спорт сөючеләрнең командиры, кырык тугыз яшьлек Данис Мусин. Спортта яшь чикләре юк. Безнең арада 59 яшьлек чаңгы сөюче бар, калганнарына 63әр һәм 64әр яшь. Бу нәрсә турында сөйли? Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга беркайчан да соң булмавы турында. Физик тәрбия турында ишетеп кенә белмәгән кеше тулаем мәдәнилеккә якыная. Физик матурлыкка омтылганда, ул рухи күркәмлек тә туплый. Ә бу инде аның гармонияле үсеше турында сөйли. Спорт белән мавыккан кеше үз хыялы юлыннан тайпылмый.

Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә, урамдагы кире чагылышлардан ерак торырга 64 яшьлек Мисбах Халиков та чакырды. Икенче көнне чаңгы десантында катнашучылар планында - чаңгы юлын Баулыга салу, 26 февральдә - Бөгелмәгә финишка килү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев