Безнең спортчылар Казахстанда да сынатмыйлар
Җәйнең балалар өчен иң күңелле, ял итә торган вакыты булуга да карамастан, районыбыз спортчылары вакытны бушка уздырмыйлар.
25 июньнән 29 кадәр Казахстан Республикасының Чингирлау эшчеләр бистәсендә спорт мастеры Эдиль Эшекенов истәлегенә багышланган бокс буенча XXV Халыкара турнир узган. Әлеге турнирда Татарстан Республикасыннан нибары бер генә команда - безнең Олимп спорт-сәламәтләндерү комплексы егетләре катнашкан.
Бөтен Рәсәйдән 2002-2003 елда туган боксчылар арасында 50 кг авырлыкта булган Урыссудан Эркенов Нурали чыгыш ясаган. Тренерлар Владимир Добрин һәм Рифкать Мөхәмәтҗанов сүзләренә караганда, Нурали финал уеннарда Казахстанның иң көчле, бер генә тапкыр бокс буенча чемпион булып калмаган призерына җиңелеп, көмеш медальга лаек булган. Нуралиның уңышлары турында сез, газета, укучылар, безнең газета битләреннән беренче генә тапкыр хәбәрдар түгелләр. Менә Казахстан Республикасында да Нурали 120 боксчы арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, туган якларына лаеклы рәвештә әйләнеп кайтты. Казахстанда ул дүрт тапкыр чыгыш ясый. Дүрт уенның өчесендә җиңеп чыга, һәм бары тик финалда гына, бик озак көндәшен сынаганнан соң, аңа бирелеп икенче урынга чыга. Нурали, сиңа киләсе уеннарда да уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев