Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Безнең көрәшче район данын лаеклы яклады

Урыссу бистәсенең «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды.

Ике көн дәвамында республика шәһәрләреннән килгән иң көчле көрәшчеләр үз үлчәү төркемендә «иң яхшы» исеменә дәгъва кылу өчен көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында Казан, Бөгелмә, Яр Чаллы, Баулы, Азнакай, Әлмәт, Чистай, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Зәй һәм Урыссудан 138 спортчы катнашты. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, ТР Спорт көрәше федерациясе башкарма директоры Нәфис Миңнебаев, Рәсәйнең грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, халыкара класслы хөкемдар, ТР Физкультура һәм спорт отличнигы, Олимпия арбитры Борис Юлтимеров, Ютазы районының грек-рим көрәше федерация рәисе Ленар Идрисов ярышларның мактаулы кунаклары булды. Алар катнашучыларга үзләренең изге теләкләрен, үгет-нәсихәтләрен җиткерде, уңышлы көрәш, көндәшләренә хөрмәт белән карауны һәм, иң мөһиме, сәламәтлек теләде.

Көрәш башланыр алдыннан районда әлеге спорт төренең әйдәп баручыларын билгеләп үттеләр.

Күпьеллык хезмәте һәм Татарстан Республикасында физик тәрбия һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен ТР спорт көрәше федерациясе башкарма комитеты әгъзасы Ленар Идрисовка ТР спорт министрлыгының рәхмәте белдерелде. 

ТР спорт көрәшен үстерүгә һәм югары класслы спортчыларны әзерләүгә актив өлеш керткәне өчен Ютазы районында грек-рим көрәше буенча тренер-укытучы Алинур Хәмитов ТР Спорт көрәше Федерациясе президентының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ул арада баш хөкемдар ярыш шартлары белән таныштырды һәм, шулай итеп, келәмгә беренче көрәшчеләр чыкты. Алар кулланган чиста алымнарга сокланмау мөмкин түгел иде. Барысының да сугышчан әзерлектә булуы, һәрберсенең җиңүгә омтылуы күренеп тора. Келәмдәге унике команда үзләренең ныклы әзерлекләрен күрсәтте. Ахырда, ярыш нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Районыбыз спортчысы Тимур Фәррахов (80 кг авырлык төркемендә) беренчелекнең көмеш җиңүчесе булды. Бу исә мондый югары дәрәҗәдәге ярыш өчен лаеклы нәтиҗә.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев