Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Спорт тормышы

Әбсәләм спортчылары мини-футбол буенча авыл командалары арасында беренче урынны яулады

Узган шимбәдә "Олимп" спорт-сәламәтләнерү комплексында мини-футбол буенча район спартакиадасы узды.

Футбол кырында Әбсәләм, Бәйрәкә һәм Иске Каразирек авыл җирлекләре командалары очрашты. Спартакиадада катнашучылар сыйфатында һәвәскәр спортчылар гына чыгыш ясасалар да, уен тамашалы, мавыктыргыч чарага әверелде. Нәтиҗәдә беренче урынны Әбсәләм командасы яулады, икенче - бәйрәкәлеләр һәм өченче - Каразирек авылы җирлеге командасы. Шуны исегезгә төшерәбез, спартакиада эстафетасы район предприятиеләре командаларына күчте - мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу киләсе якшәмбедә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев