Бәйрәкә хатын-кызлары – гимнастика келәмендә
Бәйрәкә авылында өлкән яшьтәге хатын-кызлар көн саен үз иртәләрен Гүзәл Бикчәнтәева җитәкчелегендә дәвалау гимнастикасы ясаудан башлый.
Бу файдалы кәсеп "Батыр" спорт комплексында үткәрелә. Сикерүләрне, кинәт хәрәкәтләрне үз эченә алмаучы гимнастика буын һәм умыртка баганасындагы хәрәкәтчәнлекне яхшырта дип хәбәр итә бәйрәкәлеләр. Төрле дарулар кабул итеп тә сихәтлекне кире кайтарып алу зур шик уяткан бу тормышта сәламәт тормыш рәвеше алып бару - иң кулай һәм иң файдалы ысул. Өстәвенә ул әле кесәгә дә сукмый, дип белдергән гүзәл ханымнар, спорт комплексындагы тренажерларда да шөгыльләнергә ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев