Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Бәйрәкәтамак авылы ир-егетләре чаңгы юлында

Күптән түгел узган Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бәйрәкәтамак мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл ир-егетләре арасында чаңгы-чана ярышлары оештырган.

Берәүләр чаңгы киеп, икенчеләр чанага утырып, тау шуган. Лаеклы ялда булсалар да, бәйрәм чарасында күңелләре белән яшь булган, сәламәт яшәү рәвешен хуплаучы ветеран-активистлар да бик теләп катнашкан. Нәтиҗәдә беренче урынга - Тәкъсин Хәнипов, икенче урынга - Розалия Вәлиева, өченче урынга Фриль Габбасов лаек булган. Ярышта катнашучыларны һәм җанатарларны мәдәният йорты мөдире Фирдәүсә Гыйльметдинова бәйрәм белән тәбрик итте һәм җиңүчеләргә лаек булган бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр иткән Рәсимә Габбасова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев