Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Чаңгы юлы берләштерә

«Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагеренда «Татарстан чаңгы юлы — 2024» кышкы спорт ярышлары узды Спорт

Чаңгы узышларында төрле яшьтәге 103 кеше: предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре, районның иҗтимагый оешмалары, мәктәп укучылары һәм коллективлар катнашты. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, быел чаңгы юлының башланган һәм тәмамлану урыннары башкача оештырылган, ә юл үзе узган елларга караганда бераз киңрәк иде. Чаңгычылар ирекле алым белән узышты. Яшьләренә карап, чаңгы узышында катнашучылар 2-3 чакрым араны үтте. 

Бу көнне чаңгы узышында катнашучыларга рухи яктан көч биреп тору өчен шактый җанатарлар җыелды. Чара ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, спортчыларны сәламләп, аларга яхшы һәм җиңел чаңгы юлы, уңышлар теләде. 

Беренче булып VIP-йөгереш чаңгычылары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар узышты. Алар артыннан 2011 елда туган үсмерләр һәм аннан кечерәкләр, аннары хатын-кызлар һәм кызлар, соңыннан ир-егетләр үз җитезлекләрен сынады. 
Барлык катнашучылар да чаңгы юлын лаеклы үтте. Сүз дә юк, мондый чара кешеләрне физик тәрбиягә берләштерә һәм җәлеп итә, аларда сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияли. 

Чаңгы узышлары көнендә спортчыларны һәм чара кунакларын кыр кухнясында пешерелгән ботка белән сыйлау инде күркәм гадәткә әверелде. Ярышта катнашучылар һәм җанатарлар тәмле карабодай боткасыннан һәм лимонлы хуш исле чәйдән теләп авыз итте. 

Ярышның иң яшь катнашучысы — биш яшьлек урыссулы Полина Звягинцева булды. Бу аның өчен тәүге чаңгы узышы иде. Быелгы ярышның иң өлкән катнашучысы исә Иске Урыссу авылыннан ветераннар советы рәисе 72 яшьлек Равия Садыйкова булды. 

Бүләкләү тантанасын район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов алып барды. Сүз уңаеннан, «Хатын-кызлар 45+» өлешендә бөтен дәрәҗәле урыннарны да район хатын-кызлар советы вәкилләре яулады. 

Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Анастасия МИХАЙЛОВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев