Спорт тормышы
Чаңгы юлы чакыра!
Чаңгы спортын сөючеләр өчен, ниһаять, зарыгып көткән вакыт килеп җитте. Шимбә көнне "Дубравушка" чаңгы-прокат базасында Хөррият урман массивында чаңгы сәламәтләндерү сезоны ачылды. Чаңгы юлы буенча йөрергә предприятие, учреждение, хезмәт һәм ведомстволар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре килде.
Район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова яхшы кәеф һәм күңелле актив ял итүләрен теләп, чаңгычыларны сәламләде. Ә шимбә көнне Кымыз-Тау чаңгы базасында чаңгы спорт сезонын рәсми ачу узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев