Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Чемпионга лаеклы бүләк

Кичә Рөстәм Нуриев үз бүлмәсендә грек-рим көрәше буенча халыкара спорт мастеры Рөсәм Садыйков һәм аның беренче тренеры Ринат Ситдыйков белән очрашты.

Шуны искәртәбез, күптән түгел Рөстәм Мадридта узган грек-рим көрәше буенча Халыкара Испания гран-прие турнирында катнашты. Ул 84 килограммдагы авырлык категориясендә чыгыш ясаган һәм дүрт алышта ышанычлы җиңү яулаган. Безнең көрәшче әлеге турнир чемпионы булган һәм грек-рим көрәше буенча халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәгән. Моннан тыш, Рөстәм билбауда көрәш буенча Россия спорт мастеры булып тора.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы беренче чиратта көрәшчене зур җиңүе белән котлады һәм аның киләчәккә планнары белән кызыксынды. Бүген Рөстәм үз алдына амбициоз, әмма тормышка ашырырлык максатлар куя. Ул 2016 елда гүзәл Бразилия шәһәре Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадада катнашырга әзерләнә. Район җитәкчелеге безнең көрәшченең әлеге җәйге Олимпия уеннарында үзеннән якты эз калдырачагына ышана.
Рөстәм районга эшкә кайтып, яшьләрне өйрәтәчәген инкяр итми. Нуриев мондый белгечкә биредә һәрвакыт шат булачаклар, диде һәм нәтиҗәле эш өчен барлык уңай шартларны тудырырга вәгъдә итте. "Яшьләрнең бүген спортка тартылулары бик әһәмиятле, - дип мөрәҗәгать итте ул Садыйковка. - Мин, синең спорттагы уңышларыңны күреп, үсмерләребез урамнардан спорт залларына, бассейннарга һәм стадионнарга юнәлерләр, дип ышанам. Без райныбызның көчле көрәшче тәрбияләве белән гарурланабыз һәм, әлбәттә, синең җиңүләреңә шатланабыз". Әлеге сүзләрне әйтеп, Рөстәм Мидхәт улы аңа район советының мактау грамотасын, ә аның беренче тренеры һәм остазы Ринат Ситдыйковка рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев