Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Спорт тормышы

Экстремизмга каршы велосипедчылар узышы

Көз көне үткәрелүче велосипедчылар узышы урыссулылар өчен гадәти матур вакыйгага әверелде.

Ютазы районында «Экстремизмга — юк» велоузышы инде берничә ел рәттән үткәрелә. 
Быел яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган әлеге спорт чарасында 33 кеше катнашты. Велосипедчыларга хәтта һава торышы да булышты, көн кояшлы, аяз һәм җылы булды.

Катнашучылар 12 чакрым аралыктагы узышны «Яңарыш» паркыннан башлады. Спортчылар, ЮХИДИ машинасы озатуында, көндәшләре белән узыша-узыша, район мәдәният йортына кадәр барды.

Быелгы велоузышта иң өлкән катнашучы Вячеслав Сибәгатов булды. Ул яшьләр белән беррәттән катлаулы юл аралыгын үтте һәм ярышларны оештыручылардан грамота, медаль, истәлекле бүләк алды.

— Мин үз көчемне сынап карарга, күңел күтәренкелеге алырга, тәнне яздырып алырга уйладым. Нәтиҗәдә, кәеф күтәрелде, яшьләр арасында йөреп, яшәү дәрте алдым, — дип, тәэсирләре белән уртаклашты Вячеслав Сибәгатов.

Велосипедта йөгерү нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 

• «18 +» ир-егетләр арасында беренче урынны Альберт Мөхәммәдиев, икенче урынны Азат Камалиев һәм өченче урынны Эдуард Фаздалов алды;

• «18 +» хатын-кызлар арасында беренче урынны Земфира Фаздалова, икенче урынны Аделина Мөхәммәдиева һәм өченче урынны Рамилә Әхмәтова яулады; 

• 14-18 яшьлек егетләр арасында беренче урынны Илья Андреев, икенче урынны Аким Сухоносов һәм өченче урынны Максим Яковлев алды; 

• 14-18 яшьлек кызлар арасында беренче урынга Элина Бадыкшина, икенче урынга Ләйсән Насыйрова һәм өченче урынга Азалия Мөхәммәтҗанова лаек булды.

Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев