Урыссуда пневматик пистолеттан ату буенча ярышлар узды
Ватанны саклаучылар көне алдыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында пневматик пистолеттан ату буенча ярышлар узды.
Узган еллардан аермалы буларак, инвалидларның тренеры Мария Ротанова сүзләре буенча, алар бу юлы пневматик мылтыктан түгел, пистолеттан аткан, шуңа күрә чара алдыннан әлеге ярышлар узган гимназиянең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Валентин Минлигалин ярышчыларга әлеге корал белән эш итү кагыйдәләрен аңлаткан. Инвалидлар мәргәнлектә зур теләк белән көч сынашкан. Ир-егетләр арасында беренче урынны Мөхәммәтхан Әхмәтҗанов яулаган, икенче - Дамир Уралов, өченче - Владимир Тупиков. Хатын-кызлар арасында иң күп очконы Флюра Смородина җыйган, икенче урынны Альбина Ихсанова яулаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев