Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Фото: Хөррият авылында ютазылылар чаңгыга басты

Кичә Хөррият авылында урнашкан Дубравушка ял лагерында хатын-кызлар советы инициативасы белән оештырылган күңелле ял итү чарасы узды.

Кышның соңгы көннәрен әрәмгә уздырмыйча районыбызның барлык авылларыннан килгән хатын-кызлар, балалар һәм ир-атлар бу көнне чаңгыга басты. Районның хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова ярыш башланыр алдыннан барлык катнашучыларга да уңышлар теләде:
- Бүген көн шундый матур, барлык катнашучыларга да уңышлар телим. Иң мөһиме җиңү түгел, ә үзеңә күңел күтәренкелеге, уңай энергия җыеп кайту. Бүген һәрберегез җиңүче, дип теләкләр теләде. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова чаңгычыларны сәламләп, аларга старт бирде. Төрле яшь аралыгында ярышкан чаңгычылар бер тапкыр әйләнеп килергә тиеш иделәр. Шунысы куанычлы, энергияләре ташып торган яшь катнашучылар белән беррәттән, инде озак еллар лаеклы ялда булган спортчыларыбыз да бар иде.
- Бүген көн шундый матур, кояшлы. Ял итәргә, чаңгыда шуарга менә дигән. Җитмәсә бүген минем туган көнем дә. Әлеге минем өчен бик тә мөһим булган көндә үземә шундый бүләк ясадым, икенче урынга да чыктым, дип үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты Кәрәкәшле авылыннан килгән чаңгычыбыз Гөлнур Шәйхиева. Ярышлар тәмамлангач, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Альбина Кирсанова спортчыларны тәбрик итеп, аларның һәрберсенә дипломнар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев