Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Футболчыларның зур җиңүе

Безнең районның яшь футболчылары футбол буенча халыкара фестиваль финалына уздылар. Күптән түгел Ютазы районы командасы Россия тимер юллары, балалар футбол лигасы һәм "Локомотив" командасы ярдәме белән оештырылган футбол буенча "Локобол-2012-РЖД" I Халыкара фестивалендә катнашты. Фестиваль 2001-2003 елларда туган балалар футбол командалары арасында үткәрелде. Ярым финалда яшь ютазылылар Бөгелмә шәһәре командасы...

Безнең районның яшь футболчылары футбол буенча халыкара фестиваль финалына уздылар.

Күптән түгел Ютазы районы командасы Россия тимер юллары, балалар футбол лигасы һәм "Локомотив" командасы ярдәме белән оештырылган футбол буенча "Локобол-2012-РЖД" I Халыкара фестивалендә катнашты. Фестиваль 2001-2003 елларда туган балалар футбол командалары арасында үткәрелде.

Ярым финалда яшь ютазылылар Бөгелмә шәһәре командасы белән очрашты. Мавыктыргыч уен нәтиҗәләре буенча безнең футболчылар көндәшләренең капкаларына бердәнбер гол керттеләр һәм шулай итеп, 1:0 исәбе белән оттылар. Ә финалда 3:0 исәбе белән ярыш хуҗаларын - Әлмәт шәһәре командасын җиңделәр.

Шулай итеп, уеннар нәтиҗәләре буенча Ютазы районы футболчылары Ульяновскта узачак Халыкара фестиваль финалына чыктылар. Аларга уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев