Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Футболда иң көчлеләр җиңде

"Энергия" стадионында Ютазы муниципаль районы футбол һәм хоккей Федерациясе кубогына 2011 елның мәктәп укучылары спартакиадасы зачетына ярышлар узды.

Командалар төп яисә урта мәктәпләргә карауларына бәйле ике төркемгә бүленделәр. Төп төркемдә сигез, урта мәктәпләр төркемендә исә алты команда ярышты. Беренчесендә Урыссуның 2 санлы мәктәбе җиңү яулады, икенче урын - Кәрәкәшле мәктәбендә, өченче - Димтамак мәктәбе. Икенче төркемдә Урыссу 3 санлы мәктәбе җиңү яулады, икенче урында Каразирек мәктәбе булды, өченче урынны Ютазы мәктәбе алды. Җиңүчеләргә федерация кубоклары, дипломнар һәм татлы призлар тапшырылды. Шулай ук иң яхшы капкачылар, сакчылар һәм һөҗүмчеләр дә билгеләнде. Алар вымпеллар һәм федерация дипломнары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев