Хезмәткә һәм саклануга әзерләр
"Энергия" стадионында тантаналы рәвештә ГТО значоклары тапшырылды.
2016 - 2017 уку елында безнең районда Бөтенроссия "Хезмәткә һәм саклануга әзер" физкультура-спорт комплексы нормативларын 973 мәктәп укучысы тапшырган иде. Үзләренең спорт казанышлары өчен дүрт укучы - алтын, 92 укучы - көмеш һәм 73 укучы бронза значоклар кабул итеп алды. Россия Федерациясе спорт министрлыгы бүләкләрен һәм таныклыкларын тапшырып, башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Светлана Пройдакова аларга ия булучыларга ГТО нормаларын тапшыруны дәвам итүләрен һәм үз нәтиҗәләрен яхшыртуга ирешүләрен теләде. Сүз уңаенда, "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә ГТО нормативларын тестлаштыру үрнәге урнашкан, анда теләге булган һәр кеше әлеге нормативларны үтәүдә мөмкинлекләрен сынап карый ала.
Белешмә
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның ГТО нормативларын тапшыруны яңадан тергезү турында Указына 2014 елда кул куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев