Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Хоккей буенча “Алтын алка” турниры узды

"Энергия" стадионында хоккей буенча "Алтын алка" турниры узды.

Ул районда танылган хоккейчы А. Петрунин истәлегенә багышланды. Хоккей мәйданчыгында үзенең спорт осталыгын район мәгариф учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасыннан йөздән артык хоккейчы күрсәтте. Бишенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары арасындагы ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Әбсәләм мәктәбе командасы алды, икенче - Урыссудагы 2 санлы мәктәп һәм өченче - Урыссу гимназиясе командасы. 10-11 сыйныфлардагы катнашучылар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урынга Урыссу гимназиясе командасы чыкты, икенче - Бәйрәкә мәктәбе, өченче - Урыссудагы 3 санлы мәктәп командасы. Химаячесе булып хоккей Федерациясе рәисе И. Сафин чыгыш ясаган турнирның барлык катнашучылары грамоталар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде, дип хәбәр итте "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубы директоры Ф. Шакирова.
Күбрәк фотолар биредә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев