Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Җиңел атлетларның лаеклы чыгышлары

Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәрендә җиңел атлетика буенча XVII республика ярышлары узды, аларда ютазылылар да лаеклы чыгыш ясады.

Ярышлар тренер В. Сазонов истәлегенә багышланып, Татарстанның һәм Башкортстанның 12 шәһәр һәм районыннан 200гә якын җиңел атлетны бергә туплады. Ярышларны ачуда 3000 метр дистанциягә каршылыклар аша йөгерүдә 2012 елның Олимпия чемпионы Юлия Зарипова катнашты. Иске Урыссу мәктәбе укучысы Илнар Йосыпов икеләтә уңышка ия булды: ул 400 һәм 3000 метр ераклыктагы дистанцияләрдә ике беренче урынны яулады. Урыссулы Яна Авдеева 1500 метрлык дистанциядә финишка икенче булып килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X