Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Җиңелатлетларның җитди уңышлары

Безнең җиңелатлетлар өчен декабрь вакыйгаларга бай булды.

Чыгышларга старт 4-6 декабрьдә Алабуга шәһәрендә бирелде, анда 1999-2000 елларда туган спортчылар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Әлеге ярышларда "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән безнең дүрт спортчы катнашты. 400 метр дистанциядә 52,5 секунд нәтиҗәсе белән беренче урынны Илнар Йосыпов яулады, каршылыклар белән 2000 метр дистанциядә икенче урынны Илназ Хөсәенов алды, ә 60 метрга кыска дистанциядә, өченче урынны алып, Тимур Хәбиров уңышка иреште. 11-12 декабрьдә 2001-2002 елларда туган кече яшьтәге спортчылар арасында җиңел атлетика буенча республика беренчелеге узды, анда 3000 метр дистанциядә "Олимп" спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Эдуард Зыятдинов финиш сызыгын икенче булып йөгереп үтте. Мондый дәрәҗәдәге ярышларда бу аның беренче җитди җиңүе. 24-27 декабрьдә дә Казанда җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Югары нәтиҗәләр һәм урыннар өчен анда безнең "Олимп" җиңелатлеты Эрнест Хәләпов көрәште. Алты килолы ядрәне ул 13 метр 37 сантиметрга ыргытты һәм икенче нәтиҗәгә иреште. Безнең җиңелатлетларның уңышларында аларның тренерлары Рузил Әхмәдуллинның һәм Рузил Файсхановның да өлешләре зур.

Шуны өстәп әйтергә кирәк, безнең ике спортчы - Илнар Йосыповны һәм Эрнест Хәләповны алда тагын да катлаулырак спорт сынаулары көтә.Алар 14-17 гыйнварда Новочебоксарскийда үтәчәк Идел буе федераль округында чыгыш ясау өчен чакырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев