Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Икеләтә җиңү

ТРның футбол буенча I лига чемпионатының чираттагы календарь уены 25 август көнне урыссулыларның җиңүләре белән тәмамланды.

Футбол кырының хуҗалары, урыссулылар, Чистайның "Труд-2" командасын кабул иттеләр. Уен "Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты" командасы һөҗүменнән башланды, һәм инде 14нче минутта исәпне әлеге команданың ярым сакчысы Данияр Рәззаков ачты. Матчның 64нче минутына урыссулылар 3:1 исәбе белән лидерлык иттеләр. Әмма чистайлылар бирешергә теләмәделәр һәм кискен көрәштә исәпне тигезләделәр. 83нче минутта Антон Хвороновның флангтан тупны тапшыруыннан Данияр Рәззаков тупны баш белән капкага кертте. Шулай итеп, матчның исәбе - 4:3 хуҗалар җиңүе белән тәмамланды. Сүз уңаенда, Чистайда узган беренче турда да без 1:0 исәбе белән җиңдек. Шул рәвешле, безнекеләр икеләтә җиңде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев