Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Исергәп волейбол мәйданчыгында буыннар очрашуы

Баулы районында, Исергәп мәктәбенең спорт залында, Баулы һәм Ютазы районнары командалары очрашты.

Катнашучыларның яшь аермасы 50 яшь тәшкил итте. Кече төркемдә кызлар да катнашты. Ярышлар компромиссыз көрәштә узды: тамашачылар һәм волейболчылар үзләре зур энергия заряды алдылар. Турнир нәтиҗәләре буенча командаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге тамашалы башлангычка нигезне волейбол ветераны, ТРның физик тәрбия һәм спорт отличнигы К. Шагалиев салды. Турнирны оештыруда Исергәп яшьләр командасы тренеры һәм ветераннар командасы ветераны Р. Миңнебаев булышлык итте, дип хәбәр итте Ютазы авылының яшьләр командасы ветераны М. Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев