Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Иске Урыссуда — волейбол турниры

Иске Урыссу авылында, ир-егетләр арасында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган волейбол турниры узды.

Турнирда җиңү өчен 4 команда көч сынашты. Ярышта катнашучыларны Иске Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова сәламләде һәм котлады.

— Хөрмәтле, батыр ир-егетләребез! Бу спорт ярышларында катнашуыгыз патриотизм хисе тәрбияләүгә һәм ир-егетләрнең Ватанны ышанычлы яклаучы буларак танылуына үз өлешен кертсен. Сәламәт, көчле һәм кыю булыгыз, спорт көрәшендә дә, тормышта да, — диде Фәния Гамир кызы.

Турнирда катнашучыларны һәм барлык ир-егетләрне шулай ук район советы депутаты һәм ярышның иганәчесе Илгиз Галиев тәбрикләде. Ул турнирга килүчеләрнең барысына да үз туган төбәкләренең чын патриотлары булып калуларын теләде һәм авылдашларын бердәм, дус-тату булырга, туган якны үстерүгә юнәлдерелгән чараларда актив катнашырга чакырды.

Спорт ярышларының баш хөкемдары Рөстәм Мәхмүтов булды.

Турнир тәмамланганнан соң, барлык катнашучыларны да кайнар чәй белән сыйладылар. Чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Катнашучыларга, оештыручыларга, аерым алганда, авылның мәдәният йорты һәм мәктәп коллективларына, шулай ук иганәчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев