Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Камил һәм аның командасы

Яңа елның 5 гыйнварыннан 7 гыйнварына кадәр республика башкаласында 2001 елда туган һәм яшьрәк үсмерләр арасында Кыш бабай бүләгенә футбол буенча төбәкара турнир узды.

Безнең район командасы тренер Владимир Ан җитәкчелегендә 13 футболчы составында җиңү яулау өчен Казанга юнәлде. Моннан тыш, ярышларда Ульяновск, Чабаксар, Яшел Үзән, Буа һәм Бөгелмә шәһәрләреннән командалар катнашты. Турнирны оештыручы "Рубин" футбол клубы (ул футболны популярлаштыру белән шөгыльләнә) республиканың иң көчле спорт мәктәпләрен ачыклап, иң яхшы уенчыларны карарга тиеш иде. Рубинчылар тарафыннан безнең командада иң яхшы сакчы булып 2001 елда туган Камил Нусамиев танылды. Камилгә тантаналы рәвештә кубок тапшырдылар һәм аны Казан шәһәренең өченче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасына алдылар.

Безнең команда, Чабаксар командасын җиңеп, беренче уенны 2:0 исәбе белән тәмамлады. Икенче уенда урыссулылар 0:2 исәбе белән ульянлыларга оттырдылар, ә ахыргы уенда исә бөгелмәлеләр белән тигез исәп белән уенны тәмамладылар. Уеннар нәтиҗәләре буенча Урыссу командасы мактаулы өченче урынны алды.

Ару-талуга карамастан, безнең футболчылар шул ук составта 8-9 гыйнварда Октябрьский шәһәрендә Раштуа турнирында катнашып, өченче урынны алдылар. Ике сәяхәт тә уенчыларның ата-аналары, футбол федерациясе җитәкчесе Р. Нәбиуллин һәм Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты директоры И. Сафин ярдәмендә тормышка ашты. Шулай итеп, балалар үзләренең мәктәп каникулларын файдалы үткәрделәр, ә иң мөһиме - үзләренең спорт күнекмәләрен ныгыттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев