Спорт тормышы
Каразиреклеләр Азнакайда узган билбау көрәше буенча турнирдан медаль алып кайтканнар
Азнакай шәһәрендә район комитетының элекке беренче секретаре, шәһәрнең Мактаулы гражданины, ТАССРның Югары Советы Президиумы Рәисе Әнвәр Баһаутдинов истәлегенә билбау көрәше буенча ачык республика турниры узган.
Турнирда Ютазы районының данын Каразирек көрәшчеләре Алинур Галиуллин, Александр Пискарев, Илназ Кашапов, Илвар Хисмәтуллин, Артур Марченко, Нияз Миннияров һәм бәйрәкәле Рәмзил Сафиуллин яклаган. Спорт мастерына кандидат Нияз Миннияров 60 килограммдагы авырлык категориясендә беренче урынга лаек булган. Калган көрәшчеләр, үз аврлык категорияләрендә 4-5нче урыннарны яулап, район командасын өченче урынга чыгарганнар. Сүз уңаенда, аннан элекке көндә Нияз Уфа шәһәрендә үз уку йорты укучылары арасында беренчелектә көмеш медальгә лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев