Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт тормышы

Көрәш яшь батырларны чыдамлыкка сыный

Бәйрәкә авылы «Батыр» спорт комплексында Ютазы районының милли көрәш буенча ачык беренчелеге үтте.

Спорт бәйгесе алдыннан көрәшчеләрнең тантаналы парады узды. Менә ул батырлар — Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарыннан 60 спортчы Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагларына тиңләшә. Бик тиздән аларга спорт маһирлыгын исбатларга туры киләчәк. Аеруча лаеклыларны истәлекле бүләкләр көтә... 

Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин сәламләде. Ул әлеге спорт төренең яшь буынның милли үзаңына гаять зур әһәмият ясавын ассызыклады.

— Ютазы — спортчылар районы, — дип билгеләде район башлыгы. — Безнең төбәк төрле дәрәҗә ярышларда, байтак спорт төрләре буенча үзен уңай яктан танытуга ирешә. Бүген даими үсеш алучы көрәш спорты да алдынгылыкны яулар, дигән өметтәбез. Ютазы районында милли көрәш үсешенә зур өлеш керткәне өчен тантанада «КоннектОйл» җәмгыяте җитәкчесе Илгиз Галиевны Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Бүләкне милли көрәш федерациясе рәисе Алинур Хәмитов тапшырды.

Судьялар коллегиясенә баш судья Радик Әхмәтҗанов җитәкчелек итте, ярыш шартлары белән таныштырды. Келәмдә судьялык вазифасын Рушан Камаев һәм Илдар Фатыйхов башкарды. Бәйге нәтиҗәләре белән исә соңрак таныштырырбыз.

Роза Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев