«Олимп» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре VII җәйге спартакиадада катнаштылар
«Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Эрнест Хәләпов һәм Илнар Йосыпов Татарстан җыелма командасы составында җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округының Россия укучылары VII җәйге спартакиадасының икенче этабында катнаштылар.
Спартакиада Чабаксарда узды. Ярышларда 357 спортчы катнашты. Илнар Йосыпов каршылыклар белән 400 метрга ярышта дүртенче урынны алды. Эрнест Хәләпов диск очыруда дүртенче урынга чыкты, ә ядрә ыргытуда - беренче. Татарстан беренче гомумкоманда урынын алды һәм Саранск шәһәрендә узачак спартакиада финалында чыгыш ясарга әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев