Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Спорт тормышы

“Олимп” спорт мәктәбендә балалар ярышты

Кичә "Олимп" спорт мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Без спорт белән дус" исеме астында ярышлар узды.

"Спорт - яман гадәтләргә альтернатива" республика акциясе кысаларында оештырылган спорт чарасы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны, спортны популярлаштыруны максат иткән чарада башка балалар бакчасы белән беррәттән, Урыссуның 2 санлы мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе балалары да катнашты. Алар, яшьтәшләре белән бергәләп, туплы эстафетада, "Уңыш җый", "Каршылыклар полосасы", "Кыек аяклар" һәм башка ярышларда көч сынашты. Диплом белән бүләкләнгән безнең балалар бакчасы нәниләре өчен җиңүгә караганда, катнашу мөһимрәк иде. Алар үзләрен күрсәттеләр, башкаларны күзәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев