“Олимп” спорт мәктәбеннән Илдан Ильясов грек-рим көрәшендә өченче урын яулаган
"Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Илдан Ильясов грек-рим көрәше буенча республика ярышында уңышлы чыгыш тоткан.
Яр Чаллы шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча яшь спортчылар арасында Татарстан Республикасы кубогы һәм беренчелегендә Илдан Ильясов, 74 килограммга кадәр авырлык категориясендә ике тапкыр "чиста" җиңүгә ирешеп, мактаулы өченче урынга лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев